«Үткәнен белмәгән халыкның – киләчәге юк» девизы белән яши бүгенге язмам герое Рамил Гаптрәхимов. Без әби-бабаларыбыз тормышы, үткәнебез белән олыгая барган саен гына кызыксына башлыйбыз. Ә Рамил, яшь булуына карамастан, әтисе яклап – тугыз буын бабасын, әнисе яклап сигез буын бабасын белә.
Шәҗәрәләр төзү белән ул югары уку йортын тәмамлагач, Татарстан дәүләт архивында эшләгәндә таныша. Университетта татар тарихын, татар мәдәниятен ныклап өйрәнә. Бу белемнәре хәзерге мавыктыргыч эшендә дә бик ярдәм итә.
– Шәҗәрә ясау өчен дә әзерлекле булырга кирәк. Җыелган документларны кайда саклаячагыңны да уйлап кую мөһим хәтта. Ул бит агач рәсеме төшереп, әби-бабаңның исемен язып чыгу гына түгел. Әби-бабайлар, өлкән яшьтәге туганнар исән чакта, алар белән сөйләшеп, мәгълүмат туплап калырга тырышыгыз. Хәл сорашырга гына түгел, үткән тормышлары турында сөйләшергә дә вакыт табыгыз, – диде Рамил, шәҗәрә төзүне нидән башларга дигән соравыма җавап итеп.
Шәҗәрә төзергә теләүчеләргә Рамилдән берничә киңәш:
• Әби-бабаларыбызда сакланган архив документлар, фотолар бик күп мәгълүмат бирә ала. Әгәр сез нәсел шәҗәрәгезне төзергә телисез икән, үзегездә булган барлык мәгълүматны да туплагыз.
• Сугышта катнашкан бабаларыгыз турында мәгълүматны махсус форумнар ярдәмендә дә таба аласыз.
• Архивка үзең килеп тә эзләнеп, мәгълүмат җыярга мөмкин. Алдан заказ биреп тә документларны табарга була. Ләкин күп документлар гарәп язуы белән язылган. Аларны укырга белгечләр ярдәм итә ала. Бер документ, гадәттә, 1 айдан – 6 айга кадәр әзерләнә.
• Мәгълүмат төп ике документ: метрика кенәгәләре һәм ревизия кенәгәләренә нигезләнеп эшләнә. Татар метрикалары 1830 елларда туплана башлаган. Аларны һәр авылда мулла ике экземплярда язып барган.
• Ревизия кенәгәсенең иң соңгысы 1858 елда язылган. Аларда гаилә составы турында мәгълүмат җыелган. Казна палатасына ул салым алу өчен кирәк булган.
• 1920 елдан соң туган әби-бабаларыбызның документлары ЗАГСта саклана.
• Безнең архив документларның яртысы Уфа, Ульян, Киров, Ижау, Самара шәһәрләрендә саклана. Бездә 1816-1920 елгы документлардан файдаланырга мөмкин. Борынгырак документлар белән эшләү өчен, Мәскәү архивына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Рамил үз нәсел шәҗәрәсен төзегәндә, туган авылы тарихы турында да кызыклы мәгълүматлар туплаган. Хәтта үз нәселенең тамгасын да тапкан. Кечкенә чакта дус булып йөргән иптәше, эзләнә торгач, туганы булып та чыга әле. Һәм мондый кызыклы фактларны бик күпләп китерергә булыр иде.
– Кайвакыт мәгълүматны авылга кайтып та җыярга туры килә. Бер шәҗәрә ясаганда шундый кызыклы вакыйгага тап булдык. Танышым бабасының исемен белә, ләкин бер мәгълүмат та юк. Эзләп авылга кайтып киттек. Ул авылда чувашлар да яшәгән икән. Алар мөселман динен кабул итеп, татар исемнәре алган. Иваннан Гыймранга әйләнгән бабай. Димәк, безнең барыбызның да канында башка милләт каны булырга мөмкин, – дип фикерләре белән уртаклашты шәҗәрә ясаучы. Бер шәҗәрә ясау уртача 20-30 мең сумга төшә икән. Аны бер ай эчендә дә, ел буе да, гомер буе да ясап була, ди Рамил.
– Буыннар чылбырын өзмичә, нәселләребезне дәвам итсәк иде. Әби-бабаларыбызны белү безгә алар рухына дога кылу өчен дә кирәк, – дип теләкләрен җиткерде Рамил.