21 ноябрь көнне Бөтендөнья татар конгрессы бинасында Бөтендөнья Татар конгрессы “Татар ядкәрләре” командасы белән берлектә “Шәҗәрәдә минем тамырларым, ядкәрләрдә аның тарихы” исемле Бөтенроссия бәйге-фестивале кысаларында уздырылучы түгәрәк өстәл утырышы булып узды. Чарада катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Шакиров Данис Фәнис улы сәламләде. Әлеге милли проектны тагын да актуальләштерү турында фикер алыштылар. Шулай ук чарада конкурсның җиңүчеләрен тәбрикләү танатанасы да булды. Җиңүчеләре 2 номинациядә билгеләнде.
“Гаилә шәҗәрәсе” номинациясендә: 1 нче урын – Гафиятуллина Диләрә Илһам кызы
2 нче урын – Шафикова Әдилә Марат кызы
3 нче урын – Харитонова Кадрия Әнәс кызы
Махсус урынга лаек булучылар: Халиуллина Фәнзия Фирдүс кызы, Саниева Элиза Айрат кызы, Мәхмүтова Нурия Нәсим кызы.
“Гаилә ядкәре” номинациясендә:
1 нче урын – Фаиз Тәлгать улы һәм Ләйсән Җәүдәт кызы Шәфигуллиннар
2 нче урын – Фидаэль Фәйзелхан улы һәм Әнисә Рифат кызы Ахуновлар
3 нче урын – Ишморатов Алмаз Азатнур улы
Махсус урынга лаек булучылар: Галиева Рузалия Хаким кызы, Шакирова Зилә Илнар кызы, Хуҗиев Рифкат Фоат улы.
Ихлас күңелдән котлыйбыз һәм алга таба да бу юнәлештә эшләвегезне теләп калабыз!
Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк. Димәк, шәҗәрәсе билгеле булган, үткәненә ихтирамлы халык – игелекле киләчәккә лаек Халык! Шәҗәрә – нәсел агачы дигән сүз. Агачларыбыз корымасын, мәңге яшел булсын!


















