tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шәҗәрәләр – нәсел агачы
Шәҗәрәләр – нәсел агачы

Шәҗәрәләр – нәсел агачы

Халкыбызның тарихи хәтере булып яшәүче шәҗәрәләрне өйрәнү, аны киләчәк буыннарга тапшыру бик мөһим эш. Һәр шәҗәрәдә нәсел тарихы барлана, саклана. Үз шәҗәрәңне булдыру, туплау, язу, киләчәк буынга тапшыру борынгыдан килә торган гадәт, олы бурыч та ул.

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы планы нигезендә  әдәбият өлкәсендә сәләтле балаларны барлау, укучыларда фәнни-эзләнү, тикшеренү күнекмәләре формалаштыру, туган якка мәхәббәт тәрбияләү, татар халкы теленә, тарихына кызыксыну уяту, күренекле шәхесләренең иҗатын өйрәнү, пропагандалау максатында гомуми белем учреждениеләре укучылары өчен “Шәҗәрәләр – нәсел агачы” исемендәге төбәкара фәнни-гамәли конференция үткәрелеп килә. Быел аның унынчысы узган ел ахырында Казанның М.И.Мәхмүтов исемендәге 184 гимназия базасында узды.

Ел саен конференциядә Россия төбәкләреннән, Татарстан районнарыннан татар халкының әдәби мирасы белән кызыксынган, шушы юнәлештә эзләнү эшләре алып барган укучылар катнаша. Чувашия, Башкортостан Республикаларыннан, Пенза, Төмән, Түбән Новгород, Пермь, Свердлау өлкәләреннән кадәр җибәрелгән эшләрнең күплеге чараның никадәр киң колачлы булуы турында сөйли.

Быелгысына, мәсәлән, илебезнең төрле регионнарында яшәп, 7-11 классларда белем алучы 130дан артык егет-кызның якынча 160 эше кабул ителгән. Мәрхәмәтле жюри карары нигезендә, шуларның 125е йомгаклау этабына узган. Шулар арасыннан һәр номинациядә җиңүчеләр билгеләнгән.

«Мөгаллимнәр шәҗәрәсе», «Нәселемдә – бөек шәхес», «Гаиләмнең кадерле ядкаре», «Шәҗәрәләрне өйрәнү тарихы», «Туган ягымда мәчетләр төзелү тарихы», «Туган ягым чишмәләре», «М.И.Мәхмүтовның фәнни эшчәнлеге эзләреннән» юнәлешләре буенча язылган эзләнү эшләре замана баласының үз нәселенә, теленә, тарихына, диненә карата мөнәсәбәтен ачык күрсәтә.

Иң куанычлысы – Россиянең төрле почмакларыннан татар халкының шәҗәрәсе һәм мәдәнияте турында белемнәрен тирәнәйтергә омтылучы яшүсмерләрне бергә җыйган чарада безнең шәкертләребез дә уңышлы катнашты.

Рус Пожары мәктәбе укучылары, кочкопожарлылар Эмиль Сәмиуллин, Регина Шаипова (җитәкчеләре Альбина Әндәрҗанова, Рузилә Айсина) һәм Камка мәктәбе укучысы Айрат Курмаев (җитәкчесе Гөлнур Зиганшина) туган авыллары чишмәләренең тарихын, Нижгар җирлегенең атаклы шәхесләренә багышланган проект эшләрен тәкъдим итеп, алдынгылар сафында булды.

Мәсәлән, “Нәселемдә – бөек шәхес” номинациясендә катнашып, Эмиль үз проектын “Шазам Сафин – легендар якташым” дип исемләп, тарихыбызда тирән эз калдырган авылдашы, классик стильдәге совет көрәшчесе, Олимпия чемпионы, СССРның атказанган спорт мастеры, Шазам Сафа улы турында эчтәлекле презентация әзерләгән. Аның авылдашы Регинаның проект темасы – “Кочко-Пожар авылы чишмәләре”. Исеменнән күренгәнчә, ул авылының, халык телендә “Кәрәмәт”, “Киленнәр” һәм “Яр” чишмәләре дип йөртелгән, чынбарлыкта, табигатьнең кечкенә генә могҗизалары турында бәян иткән.

Айрат, Грибан оныгы булганлыктан, бу авылның “Кизләү” һәм “Яр” чишмәләре турында мәгълүмат туплап, аны матур итеп “Туган ягым чишмәләре” номинациясендә тәкъдим иткән.

Конференция нәтиҗәләре буенча, Эмиль белән Регина бәйге лауреатлары итеп табылды, ә Айрат катнашучы сертификатына лаек булды. Без милләт җанлы егет-кызларыбызны, аларның хөрмәтле җитәкчеләре – Альбина Әнвәр кызын, Рузилә Зулимхан кызын һәм Гөлнур Фатех кызын ихластан котлыйбыз, телебезне, милли традицияләребезне, шәхесләребезне барлау һәм саклау юнәлешендә башкарган эшләрендә яңадан-яңа уңышлар телибез.

Конференциядә катнашу – ул үз идеяләреңне тәкъдим итү мөмкинлеге генә түгел, ә башка катнашучылар белән тәҗрибә уртаклашу, шәҗәрәләрне өйрәнү өлкәсендә яңа алымнар барлау, бу юнәлештә эш алып бару үзенчәлекләре турында белү мөмкинлеге дә.

Күп еллар дәвамында “Шәҗәрәләр – нәсел агачы” бәйгесе мәдәни мирасны саклау һәм гаилә традицияләрен өйрәнү мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен платформа булып тора. Ел саен йөзләгән катнашучы биредә үз табышлары белән уртаклаша, гаиләләренең тамырларын тикшерә, татар халкы тарихының яңа битләрен ача. Димәк, ул яшьләр арасында татар мирасын саклау һәм популярлаштыру юлында мөһим вакыйга булырга вәгъдә итә.

Румия ХАМЗИНА.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*