Арча үзәк китапханәсендә «Китап язмышы – милләт язмышы» исеме астында үзенчәлекле әдәби кичә үтте. Язучы, шагыйрьләр – Ленар Шәех, Галимҗан Гыйльманов һәм Эльмира Шәрифуллина – кичәбезнең мөхтәрәм кунаклары булды.
Очрашуда татар теле һәм әдәбияты укытучылары, тәрбиячеләр, китапханәчеләр, районыбызның һәвәскәр язучылары, шулай ук Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә белем алучы булачак укытучылар да катнашты.
Очрашу дәверендә әйтерсең күптәнге танышлар арасында дустанә, җылы әңгәмәгә корылды. Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары үзләренең иҗат юлы, әдәбиятта ирешкән уңышлары белән уртаклаштылар, кызыклы вакыйгаларны искә алдылар. Әлбәттә, очрашуның үзәгендә китап, тел, милләт төшенчәләре иде. Соңгы вакытта кискен төсмер алган бу мәсьәлә – әдәбият сөючеләр өчен актуаль.
Рухи тәрбия бирү чыганагы ул – әдәбият. Бу хакта Галимҗан Гыйльманов белгеч буларак та ассызыклады. Ул – олылар өчен дә, балалар өчен дә иҗат итүче, бүгенге татар прозасында үз стилен, үз образлар дөньясын булдырган язучыларның берсе. Аның әсәрләреннән серлелек бөркелеп тора.
– Бүген укучыны фокуста тоту – җиңел эш түгел, мин исә үз иҗатымда «резина принцибы» кулланам, укучыда башта ук кызыксындыру тудырам һәм әсәр буенча «резина»ны, ягъни интрига сузганнан соң, ахыргы юлларда гына кульминация барлыкка китерәм, – дип, үз «фишкалар»ы белән уртаклашты автор.
Эльмира Шәрифуллина: «Кешене шигърияткә яшьли тартырга кирәк. Туган телдә аралашып, шигырь сөйләп үскән бала – милләтнең киләчәге», – дигән фикерне күтәреп чыкты. Шагыйрә, «Язучы дәрес бирә» дигән республикакүләм белем бирү проекты кысаларында, Арча педагогия көллиятендә дәрес биргән истәлекләрне яңартты. Көллият студентларының милли җанлы, талантлы булуларына сокланды. Без, үз чиратыбызда, аның халкыбызның бөек шәхесләрен зурлаган «Без — Тукайлы халык!» поэмасы өчен зур рәхмәтләребезне белдердек. Арча халкы өчен авторның «Без – бәхетле, без – шагыйрьле, без – Тукайлы халык мәңгегә» дигән канатлы сүзләре аеруча якын!
Кичәбез кунаклары – үзләренә дөрес максат куеп, аңа ирешүчеләр. Алар – милләт сагында, алар – якты маяк! Шундый иҗат әһелләре белән күзгә-күз очрашып, иҗат эшчәнлекләре белән китаптан яки интернеттан түгел, бәлки үзләре сөйләгәннән белү, шигырьләрен тыңлау, аралашу, фикерләрен белү – безнең өчен аеруча кадерле. Шундый очрашуларның безнең китапханәдә еш үтүе – куанычлы күренеш.
Ләйлә Арсланова, Арча