Алексеевск районының Коры Көрнәле авылында Шиһабетдиновлар гаиләсен авылыбызның бизәге дип йөртәләр. Эш-гамәлләре генә түгел, йорт-җирләре дә ерактан, тау башыннан балкып, бу сүзгә туры килеп тора аларның.
Зөбәрҗәт туй – еллар сынавына бирешмәгән олы мәхәббәтнең чагылышы. Йорт хуҗалары Бәдертдин ага белән Дания апа – әнә шундый бәхетле пар. Гаилә булып яшәүләренә 55 елдан артып киткән. Әле хәзер дә дөнья мәшәкатьләрен үз итеп яши алар. Оныклары Миләүшә, миңа дәрес әзерләргә дә булышалар, дип юкка гына мактанмый торгандыр инде. Бу кадәр вакыт бергә яшәү өчен сабырлык, бер-береңнең күңел халәтен тоеп, күз карашыннан аңлашып яшәү кирәклеген үз үрнәкләре белән исбатлаган алар. Тату гаиләдә өч кыз һәм бер малай дөньяга килә. Балаларга да яхшы тәрбия һәм белем биреп, туган туфракка мәхәббәт хисе тәрбиялиләр. Хәзер һәркайсы үз тормышын корып, өчесе туган авылында яши. Диләрә исемле кызлары ерак түгел Кыр Шенталасында гаилә корган.
«ВКонтакте» социаль челтәрендә «Шиһабетдиновлар гаиләсе» дип аталган шәхси бит тә бар. Аны кызлары, гомер буена укытучы булып эшләп, пенсиягә чыккач китапханәгә күчкән Дамирә ханым алып бара. Ә күп еллар мәдәният йортында эшләгән, соңгы ике елда гына авыл җирлеге башлыгы вазыйфасын үз җилкәсенә алган Дилбәр ханымга күбрәк авылдашлары турында кайгыртырга туры килә. «Көн дими, төн дими, армый-талмый туган авылына хезмәт итә», – диләр аның хакында. Туганнарыныкы гына түгел, авылның да тоткасы икән бу гаилә. Төп нигездә инде 20 ел уллары Ленар киленнәре Гөлшат белән гореф-гадәтләрне дәвам итә. Зур булмаса да, фермер хуҗалыгы оештырганнар. Бәдертдин абый белән Дания апа зирәк киңәшләре белән ярдәм итәләр. Хәер, башка эшләре дә хәттин ашкан. Аларның бүген 7 оныгы, 5 оныкчыгы бар. Нәкъ элеккеге кебек, бу йортта туганнар җыелыша, гаилә бәйрәмнәре үтә, кунаклар өзелеп тормый. Алар шулай бергә-бергә яшәргә өйрәнгәннәр.
…Бөтен районда дан тоткан киез итек басучы Мингалим абый кызы Дания Шиһабетдиновлар гаиләсенә килен булып төшкәндә, аны каената, каенана, Бәдертдин абыйның күп санлы абый-апалары каршы ала.
– Әниебез безгә бөтен яклап үрнәк ул. Әби белән 26 ел буена дус, тату, бер сүздә булып гомер итте, – ди Дилбәр ханым. – Ике якның туганнары һәрвакыт аралашып, бердәм булып яшәдек. Кирәк чакта ярдәм кулы суздык. Бергәләп ял иттек. Төп йорт булгач, гел кеше иде бездә. Әниебез бервакытта да караңгы чырай күрсәтмәде.
Бәдертдин абый хезмәт юлын 15 яшендә, совхозда төрле эшләргә йөреп башлый, аннан «корыч айгыр»ны эшкә җигә. Белемен күтәреп, кырчылык бригадиры, идарәче, агроном була. Лаеклы ялга чыккач та, фермер хуҗалыгында күп еллар агроном булып эшли. Гомуми хезмәт стажы гына да 57 ел! Ире иртә таңнан караңгы төнгә чаклы эштә булганлыктан, өйдәге мәшәкатьләр күбесенчә хатыны җилкәсенә төшә, ә ул барысына да өлгерә. Балаларына матур итеп кием дә тегеп кигертә, тәмле ризыклар белән дә сыйлый. Совхоз эшендә дә сынатмый. Оныклары аның ашханәдә эшләгәнен бигрәк тә бер җылылык белән искә төшерәләр. «Шуңа күрә әбиебез безне гел тәмле ашлар белән сыйлый да инде», – диешәләр. Пешерү-төшерү эшенә кулы ята, ашханәдә эшләп өйрәнгән, янәсе.
Авылда үткәрелгән барлык иҗтимагый, мәдәни чараларда иң актив кешеләр дә – Шиһабетдиновлар, оештыручылар да алар. 230 кеше яшәгән авылда халык театры да, фольклор ансамбле дә бар. Урам бәйрәмнәре, Өлкәннәр көне, каз өмәләре гөрләп үтә. Инде ничә еллар нәсел-нәсәпләрен өйрәнеп, ата-бабалар, туганнарын барлау белән дә шөгыльләнәләр. Шәҗәрә төзеп, истәлек булып калган ядкәрләрне, архивтагы документларны барлап, бүгенге көнгә килеп җиткән гореф-гадәтләрне киләчәк буынга җиткерүне үзләренең бурычлары дип саныйлар. Көч сынарга, җиңү яуларга дип, зона ярышы узган Яңа Чишмәгә дә 15 кеше китә алар. Бу бәйгедә катнашу өчен нәсел агачы төзү генә җитми бит әле. Һәрьяклап уңган, булган икәнлегеңне дә күрсәтергә кирәк. Монда да сынатмыйлар. Тәм-томнардан сыгылып торган өстәлләре, кул эшләре, сандык төбендә кадерләп сакланган Коръән китабы жюри әгъзаларында бик зур кызыксыну уята. Сәхнәдә дә, әниләре, әбиләреннән калган киемнәрне киеп, чын артистларча, үз гаиләләре белән горурланып чыгыш ясыйлар. Мондый гамәлләре өчен авылдашлары да рәхмәтле аларга. «Бу күркәм гаилә Алексеевск районы данын яклады. Димәк, алар районда беренчеләр, безнең өчен дә зур горурлык бу. Рәхмәт үзләренә», – ди авылдашлары Фалия Хәбибуллина. Алсу Нәҗметдинова да: «1991 елда Казаннан күчеп кайттык. Шулвакыт Дания апа әниемә мич биреп чыгарды. Ул вакытта кибеттә мондый әйберләр юк иде бит. Кинәндек инде, бик җылы булды. Рәхмәт үзләренә. Хәзер дә шул вакыйганы гел искә алып сөйлим», – дип хатирәләрне барлады.
Хатирәләр дигәннән, бүген Бәдертдин аганың әтисе Мифтахетдинне дә бик еш искә ала алар. Бигрәк тә оныклары. Аларның бабалары Беренче Бөтендөнья сугышында катнашкан. Балаларына, оныкларына ул андагы вакыйгалар турында сөйләгән. Сугыш кырында, ат җигеп, пулеметлар ташыган. Үзе бик шук, кызык-кызык әйберләр уйлап чыгарырга маһир булган. Әбиләре Асия дә, шул чорның күп хатын-кызлары кебек үк, Бөек Ватан сугышында җиңүне якынайту өчен күп көч куйган. Кырда урак урган, ашлык та эшкәрткән. Терлекчелектә дә эшләгән. Иң авыры кышның салкын көннәре һәм төннәрендә авылдан читтә, Новоспасск янында кышлауда яшәү булды дип сөйли торган була ул. Эреле-ваклы балалар белән берничә гаилә землянкада көн күрә. Терлекләрне ашатудан-эчертүдән тыш, аларны ач бүреләрдән дә сакларга кирәк була. Шулай итеп, авырлыкларны хезмәт белән җиңә белгәннәр. Озын караңгы кичләрдә сугышка җибәрү өчен оекбаш-бияләйләр бәйләгәннәр. Әйтерсең лә, тарих кабатлана. Хәзер авылда бу эшне дәвам итәләр. Бүген дә хатын-кызлар, «Яшь наратлар» көен көйли-көйли, махсус хәрби операциядә хезмәт итүчеләргә оекбашлар бәйлиләр. «Авылыбыздан дүрт егетне озаттык. Җылы оекбашларыбызны үзләренә дә биреп җибәрдек. Казанга барып, хәлләрен дә белеп кайттык», – ди Дилбәр ханым.
Мобилизацияләнүчеләргә бүләкләр әзерләү эшен дә авылда Бәдертдин абый кызлары – Дилбәр Казакова белән Диләрә Гайфуллина оештырган.
Фәния Әхмәтҗанова