11 ноябрьдә Мари Эл Республикасы башкаласы Йошкар-Ола шәһәрендә “Шома бас” V төбәкара татар биюе фестивале үтәчәк.
Фестиваль Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы грантына Мари Эл татарлары милли-мәдәни автономиясе һәм республикакүләм Татар мәдәнияте үзәге тарафыннан оештырыла. Бу проектка Бөтендөнья татар конгрессы да ярдәм итеп килә.
Бәйгедә катнашу шартлары, башка тулырак мәгълүматны фестиваль нигезләмәсеннән укып белеп була: