Балыклы авылы хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткән ветераннар оешмасы җитәкчесе, авыл советы сәркатибе һәм авыл җирлеге җитәкчесе урынбасары булып эшләгән Камышлы районының Мактаулы гражданины Раил Вәли улы Вахитовның исемен төбәк тормышында якты эз калдырган, мактауга һәм хөрмәткә лаек шәхесләр арасында атыйлар. Тормыш аны нинди генә сынаулар алдына куйса да, Раил Вәли улы олы йөрәкле авыл баласы, оста куллы җир кешесе булып кала белгән.
Иске Балыклы авылының ишле гаиләсендә икенче бала булып туган Раил кечкенәдән эш белән чарланып үсә. Бакча да утый, печән дә чаба, урман кисү эшләренә дә бара, комбайнчы ярдәмчесе булып та эшли. Әткәсен, сәламәтлеге булмау аркасында, сугышка алмыйлар. Ул, комбайнчы буларак, җиңүне тылда эшләп якынайта, фронт, ил өчен икмәк үстерә. Уңган-булган механизатор “Кызыл байрак” хезмәт ордены белән бүләкләнә.
Ул балаларын да хезмәт сөяргә өйрәтә. Кечкенә чакта егылып төшеп аягын имгәткән Раил дә кешедән ким булмаска тырыша, һәр эшкә дә беренче булып ябыша. Җилегенә җиткән авыртулар да егетне чыныктырган, көчле рухлы булырга өйрәткәндер.
Җирле мәктәпне тәмамлаган Раил Вахитов Кинель-Черкасс авыл хуҗалыгы техникумының механизация бүлегендә укып чыга, Кләүле районының “Трудовик” колхозына эшкә җибәрелә. Колхоз авыр хәлдә, малчылык өлкәсендә дә, кырчылыкта да артта өстерәлеп бара.
Яшь белгеч искереп беткән берничә ДТ-54 тракторы һәм комбайны гына булган колхоз производствосын механизацияләштерүдән башлап җибәрә. Беренче чиратта фермаларда малларга су эчерү җайланмалары куйдыра, аннан сыер саву җайланмалары кайтарта, сыер савучыларны аппарат белән сыер саварга өйрәтә. Тирес чыгару транспортерлары ясата. Кыш буе таралып барган техниканы сүтеп җыялар, кирәкле запчастьлар кайтарып, алмаштыралар. Шулай итеп чәчү эшләрен дә, урып-җыю кампаниясен дә колхоз үз көче белән башкарып чыга.
Шулай китә дә: язгы кыр эшләренә әзерләнү, комбайннар парады үткәрү, туңга сөрү буенча беренче буразна ярышы оештыру, техниканы кышка әзерләп кую кебек чараларны белгеч механизаторлар белән бергә эшли. Тиздән коллектив бер йодрык булып, бөтен эшләрне дә теләп, яратып эшли башлыйлар. Нәтиҗә дә көттерми: игеннәр уңып, хуҗалык алга атлый.
Сигез ел инженер-механик булып эшләгән чорда Раил хуҗалыкны торгыза, дүртенче сыйныфта укыган чакта гашыйк булган Мәдинә Мирхаҗи кызы белән гаилә корып җибәрә. Кәләш дә шушы авылга күчеп килә, җирле мәктәптә укытучы, аннан завуч булып эшли.
Ләкин Вахитовлар туган авылларына кайтып төпләнү хыялы белән яшиләр һәм 1974 елда бу хыяллары тормышка аша. Раил Вәли улы “Правда” колхозының механигы булып эшли башлый. Бераздан уңган, укымышлы, тәрбияле белгечне авыл советы сәркатибе, ә 1980 елда авыл советы рәисе итеп тә сайлыйлар. Ун ел буе ул авыл советы рәисе булып эшли, ә үзгәртеп кору заманалары башлангач, кабат “Правда” колхозы механигы, остаханә мөдире булып эшләп, машиналар төзеклеген тәэмин итә.
Оештыру сәләте булган Раил Вәли улын, һәр эшне белеп эшләүче, хезмәткәрләренә, эш сыйфатына таләпчән, инициативалы, тәвәккәл дип, авылдашлары Балыклы авылы җирлеге башлыгы урынбасары булып эшләвен соралалар. Моның өчен белеме дә, эш тәҗрибәсе дә булуын аңлап, ул бу эшкә дә алына һәм, лаеклы ялга чыкканчы, ягъни ун ел дәвамында шунда эшли.
Раил Вахитов кем булып эшләсә дә, халык өчен аның ишеге һәрвакыт ачык иде. Нинди ярдәм кирәксә дә, ул гел булыша, бервакытта да кире борып чыгармый.
Җәмгыять эшләрендә дә актив катнаша иде: коммунистлар партоешмасы сәркатибе, пропагандист, башта авылның, соңрак районның хезмәт һәм сугыш ветераннары оешмасы рәисе, җирле мәчеттә мөселман оешмасының шура рәисе булып эшләде. Соңгысы инде аерым, саваплы хезмәт иде. Вахитов авыл һәм район сулышын тоеп яшәде. Әле дә уңай күренешләргә, матур башлангычларга балалар кебек сөенә.
Раил Вәли улының тормыш иптәше Мәдинә Мирхаҗи кызы да һәр эш башлангычында аның ышанычлы фикердәше булды. Ул гомере буе Балыклы мәктәбендә башлангыч сыйныф укучыларына белем биреп, хөрмәт һәм дан казанды.
Быел көзен аларның гаилә корып яши башлауларына 50 ел тула икән. Алтын туйларына килеп җиткән Вахитовлар авылдашлары арасында хезмәт сөючән, тәрбияле гаилә буларак хөрмәт казандылар. Аларның кызлары Эльмира һәм уллары Рим әти-әниләреннән үрнәк алып үстеләр. 1993 елда, кызлары Эльмира фаҗигале төстә вафат булган вакытта ачылган йөрәк яралары әле дә төзәлми. Нишләтеп тә булмый, язмыштан узмыш юк диләр. Раил ага белән Мәдинә апа сабыр булдылар. Чи тирегә ут капмый дип, үзләре янсалар да, кешеләргә ачык йөзле, тәмле сүзле булдылар. Районыбызның Мактаулы гражданины, Бөтенроссия инвалидлар оешмасының Мактаулы әгъзасы, халык санын исәпкә алганда башкарган хезмәтләре өчен бирелгән медаль иясе, хезмәт ветераны Раил Вәли улы олы яшендә дә тик тора алмый, хәрәкәттә бәрәкәт дип, бакча, йорт тирәсендә мәш килеп эшләп йөри.
Фәния КӘРИМОВА.
Автор фотосурәте.
«Бердәмлек».