tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Шура” альманахының 45нче саны дөнья күрде
“Шура” альманахының 45нче саны дөнья күрде

“Шура” альманахының 45нче саны дөнья күрде

Нәзарәтнең “Хозур” нәшрият йорты “Шура” альманахының 45нче санын нәшер итте.

Әлеге яңа санда мөхәррәм–рабигыль-ахыр айлары өчен тупланган әһәмиятле темаларга вәгазьләр урын алды. Алар Гашурә көне, никахның әһәмияте, Коръән хафизларның дәрәҗәсе, җәмәгатьнең мөһимлеге, Мәүлид ән-Нәби, өлкәннәрне хөрмәтләү, гыйлемне остазлардан алу һ.б. мөһим темаларга багышлап язылган. Һәр вәгазь, бүгенге көннең актуаль проблемаларын яктыртып, ачыклап, чыгу юлларын табарга тырышып әзерләнгән. Бу үгет-нәсыйхәтләр, киңәшләр кардәшләребез өчен файдалы булыр.

Җыентыкта күп кенә сорауларыбызга җавап, аңыбызга зиһен, күңелебезгә нур, калебебезгә сафлык өсти торган нәсыйхәтләр урын алган.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*