tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Шура” альманахының 48нче саны дөнья күрде
“Шура” альманахының 48нче саны дөнья күрде

“Шура” альманахының 48нче саны дөнья күрде

Татарстан мөфтиятенең “Хозур” нәшрият йорты “Шура” альманахының 48нче санын нәшер итте.

Әлеге яңа санда шәүвәл-мөхәррам айлары өчен тупланган әһәмиятле темаларга вәгазьләр урын алды. Алар – сөекле Пәйгамбәребезнеңﷺ сөннәте, гаиләдә дәгъвәтнең әһәмияте, Ватанны сөю (Җиңүнең 80 еллыгы), зөлхиҗҗә, мөхәррам аеның фазыйләтләре, Гашура көне, Коръәнне ятлау һ.б. хакында. Шулай ук Корбан гаете вәгазе бирелгән.

Журналдагы үгет-нәсыйхәтләр, киңәшләр кардәшләребез өчен файдалы булыр.

Бу җыентыкта шулай ук ислам тарихы, мөфтиятнең роле хакындагы сорауларга җаваплар табарга мөмкин.

Альманахны биредә йөкләп алырга мөмкин.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*