tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Шура” альманахының 49нчы саны дөнья күрде
“Шура” альманахының 49нчы саны дөнья күрде

“Шура” альманахының 49нчы саны дөнья күрде

Татарстан мөфтиятенең “Хозур” нәшрият йорты “Шура” альманахының 49нчы санын нәшер итте.

Әлеге яңа санда мөхәррам – рабигыль-ахыр айлары өчен тупланган әһәмиятле темаларга вәгазьләр урын алды. Алар – Коръәнне ятлауның әһәмияте; Аллаһыга тәвәккәл кылу; Аллаһыга шөкер итү; хәләл табыш; Мәүлид ән-Нәби; өлкәннәр белән яхшы мөгамәлә; ата-ананың баласы каршындагы бурычлары һ.б. темаларга язылган. Бу санда шулай ук юл йөрү кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге турында да вәгазь бар.

Журналдагы үгет-нәсыйхәтләр, киңәшләр кардәшләребез өчен файдалы булыр.

Альманахны биредә йөкләп алырга мөмкин.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*