18 февраль көнне Ижау шәһәренең “Спартак” халык иҗаты йортында “Шушы яктан, шушы туфрактан без” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узачак. Әлеге чара шагыйрь Риза Шәфинең тууына 95 ел тулуга һәм җирле шагыйрь-язучыларның иҗатларына багышланган. Программада җирле авторларның җырлары, шигырьләре яңгыраячак, сәхнә күренешләре күрсәтеләчәк. Шулай ук кичәдә Татарстан кунаклары катнашуы да көтелә. Алар арасында: ТР Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, күренекле шагыйрь һәм язучылар Роберт Миңнуллин, Вахит Имамов, Шаһинур Мостафин, Илфак Ибраһимов, Фидаил Мәҗитов.
Әдәби-музыкаль кичә Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе һәм “Яңарыш” газетасы белән берлектә оештырыла.
Чара 15.00 сәгатьтә башлана керү ирекле.