Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев, Швейцариягә эш сәфәре кысаларында, биредә гомер иткән татарлар белән очрашты. Әлеге чарада тумышы белән Россиянең төрле төбәкләреннән булган һәм төрле елларда Швейцариягә күченеп китеп, бүген төрле тармакларда эшләгән милләттәшләребез катнашты.

Очрашу барышында Регина Щеглова үзләренең эшчәнлеге белән таныштырып үтте. Беренче чиратта 2016 һәм 2017 елларда Ассоциация тарафыннан үткәрелгән “Сабантуй”лар турында сөйләде. 2016 елда Сабантуйга 300 катнашучы җыелса, 2017 елда 400 кеше килә.
2016 елда милли бәйрәм татар җәмәгатьчелеге тарафыннан үз хисапларына үткәрелә. Бюджеттан бернинди ярдәм булмый. 2017 елда беренче спонсор барлыкка килә. Ассоциация составына Швейцариядә Татарстанның рәсми сәүдә-сәнәгать вәкиле Гүзәл Салихова керә һәм проектны хуплый. Шулай ук зур ярдәмне Казаның туристик үзәге, Татарстанның туризм үсеше үзәге, Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы күрсәтә.
Шулай ук Ауропа татарлары альянсының сайтын булдыруга да тукталдылар. Аны тиешле сыйфатта эшләү һәм эшләтеп җибәрү өчен шулай ук Регина Щеглова җаваплы.

Бүгенге көндә Женевада (Швейцария) 150 татар яши. Аларның барысы да диярлек эмиграциянең яңа дулкыны вәкилләре.