Туган илдән читтә яшәгәндә үз телең, үз аш-суларыңның кадере тагын да арта. Башка халыклар кебек үк татарлар да аларны гаиләсендә саклап калырга тырыша, балаларына, оныкларына тапшыра. Швейцариядә яшәүче милләттәшләребез дә гореф-гадәтләрне саклап, төрле бәйрәмнәр уздыра. Сабантуе – иң күркәм бәйрәмнәрнең берсе. Алар аны ел саен үткәрә. Инде 2019 нчы елда узачак сабантуеның датасы да билгеле. 22 нче июньдә Женевада көтеп калалар. Видеоязма белән танышыгыз.