Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Чувашия Республикасында. Бүген Шыгырдан авылында шәкертләр өчен Республика ифтары уза.
Милли Шура рәисе балаларны изге Рамазан ае белән котлады, аларга укуларында һәм иҗатларында уңышлар теләде.
Шулай ук чара кысаларында Чувашия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте мәчетләре каршындагы якшәмбе мәктәпләре шәкертләренә Изге Коръән тапшырылды.