Шыгырдан Чувашстандагы борынгы татар авылыларының берсе. Авылның беренче мәчетен моннан 235 ел элек салалар. Еллар узып, авыл зурайган саен анда мәчетләр саны да арта барган. IX нчы гасырда авылда инде тугыз мәчет, ике мәдрәсә эшләгән. Бүген биредә алты мәчет халыкка хезмәт итә. Шушы көннәрдә Шыгырданда җиденче мәчеткә айлы манара кую бәйрәме булды. Россиянең байтак төбәкләреннән килгән кунаклар катнашында бәйрәм узды. Манарасына ай куела торган әлеге мәчет тулысы белән шушы авылда яшәүче илле бер яшьлек эшмәкәр Минсәет Купкенов акчасына салынган. Минсәет әле эшкә керешкәнче үк, авыл картлары, әти-әниләре һәм туганнары белән киңәшә дә мәчеткә вакытсыз вафат булган хатыны Мөслимә исемен бирергә була.
Авыл читендәге әлеге утыз сутый мәйданда киләчәктә проект буенча мәчет кенә түгел, башка төрле биналар да калкып чыгачак.
Бәйрәм тантанасына читтә яшәүче авылдашлар гына түгел, илебезнең башка төбәкләреннән дә мөфтиләр һәм дин белгечләре чакырулы иде. Бүгенге матур вакыйгага иң сөенгән кешеләрнең берсе–ул мәчет төзетүче Минсәетнең әнисе, биш бала анасы Миңзифа апа булгандыр.
Шыгырданда җиденче гыйбадәтханә булып бер ай ярым вакыт эчендә төзелгән “Мөслимә” мәчетен инде киләсе елга ачарга да ниятлиләр.
Мондый чакта бабаларыбыз-“Теләк булса, беләк карышмый” дигәннәр.Киләсе елда аны ачу тантансын да күрергә насыйп булсын.
Рамис Сафин