tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шүширмә авылында Дан орденының тулы кавалеры хөрмәтенә бюст ачылды
Шүширмә авылында Дан орденының тулы кавалеры хөрмәтенә бюст ачылды

Шүширмә авылында Дан орденының тулы кавалеры хөрмәтенә бюст ачылды

Шүширмә авылы халкы күңелендә бу көн зур тарихи вакыйга булып истә калачак. Чөнки биредә йөз еллык юбилее, Ватан Геройлары көне уңаеннан авылдашлары, Дан орденының тулы кавалеры Тимерша Гарәфетдин улы Нәҗметдинов хөрмәтенә бюст ачылды.

Тантаналы митингта район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина, Борындык авыл җирлеге башлыгы Алмаз Гайнетдинов, Тимерша аганың кызы Тамара Комарова, оныклары Тимур Нәҗметдинов, Ирина Шишкова, Светлана Подморева, Россия Кораллы Көчләре ветераны Илһам Хөснетдинов, Германиядә хезмәт итүчеләр, Колаңгы, Борындык мәктәпләренең «Яшь армиячеләр» отрядлары, авыл халкы катнашты.

Альберт Рәхмәтуллин митингта катнашучыларны әлеге тантана белән котлады, Герой белән горурланын белдерде. Тимерша Нәҗметдиновның кызына, оныкларына вакыт табып кайтулары өчен рәхмәтен белдерде.

«Яшь армиячеләр» Тимерша Нәҗметдиновның биографиясе, сугышчан юлы белән таныштырды.

РФ, ТР гимннары яңгыраганнан соң, Геройны бер минут тынлык белән искә алдылар. Бюстны ачу хокукы Альберт Рәхмәтуллинга, әлеге чараның инициаторы Илһам Хөснетдиновка, Тимур Нәҗметдиновка бирелде. Батыр якташыбыз бюстына чәчәкләр салдылар.

Тантананың икенче өлеше — Ватан Геройлары көне һәм бюст ачылу хөрмәтенә Шүширмә, Борындык үзешчәннәре, укучылар катнашында зур концерт булды.

Концерт барышында Тимерша аганың кызын, оныкларына бүләкләр тапшырдылар. Тимур Нәҗметдинов бабасы хөрмәтенә бюст ачулары, аны хөрмәтләүләре өчен район җитәкчелегенә, чараны оештыручыларга рәхмәтен белдерде.

Концерт барышында Эльвира Заһидуллина Алмаз Гайнутдиновка «Актив хәрби-патриотик эшчәнлеге өчен» медален, балаларны патриотик рухта тәрбияләү эше өчен Борындык мәктәбенең «Яшь армиячеләр» отряды координаторы Миләүшә Бикмуллинага, Рифкать Кәлимуллин исемендәге «Яшь армиячеләр» отряды командиры Резедә Гарәфиевага Рәхмәт хатлары тапшырды.

Чыганак: kaibicy.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*