tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сирень бакчасы яңартылды
Сирень бакчасы яңартылды

Сирень бакчасы яңартылды

Бездә үз тормышыбызны яхшыртып, тирә-юнебезне матур итеп ясап һәм күңелебезне чистартып эшли алырлык әйберләр күп.

Бишенче ел бакчалар утыртабыз. Без кем? Без – битараф булмаган Төмән халкы. Барысы да 2021 елда шәһәрнең бохарлылар районы Яңавылда беренче Сирень бакчасы утыртырга карар кылгач башланды. 1657 елда бу урында бай сәүдәгәр Шабап Сәетовка җир бүләк ителә (8 квадрат километрга якын), аннары йортлар үсә, мәчетләр төзелә, ә мәчет тирәсендә бакчалар үсә. Минем хәтеремдә – бу сирень бакчалары иде. Без бернәрсә дә уйлап тапмадык, бары шәһәрнең Җәмигъ мәчете тирәсендәге сирень бакчасын торгызырга булдык.

Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте белән килешү һәм Зиннәт хәзрәт Садыйковның шәхси ярдәме белән Яңавылда Ислам тарихы буенча стенд ачылды һәм беренче сирень утыртылды. Ул вакытта район халкы, 9 нчы мәктәп укучылары, «Этнос» үзәге, Төмән өлкәсе экскурсоводлар берлеге, Татарстан һәм Төмән телевидениесе журналистлары, туган якны өйрәнүчеләр һәм тарихчылар, шәһәр халкы үз куакларын утыртты.

Аннары авылга нигез салучы Матиаровлар нәселенең тарихы буенча стенд һәм борынгы мөселман зиратында Хәтер бакчасы ачылды. 1911 елда Казан губернасыннан күчеп килүчеләр нигез салган Аккүл татар авылында алма бакчасы үсә. Тагын берничә җирдә без утырткан бакчалар яшел яфракларга күмелеп киләләр.

Ә быел без мәчет тирәсенә тагын сиреньнәр өстәдек һәм авылга нигез салучы Шабабиннар нәселенең истәлекле нарат аллеясына нигез салдык. Айнуллиннар нәселе – Шабабиннарның турыдан-туры токымы зур составта килгәннәр иде. «Добрая Тюмень» оешмасыннан күп балалы әниләр һәм башкалар кушылдылар.

Киләсе бакча Чия бакчасы булыр дип планлаштырдык.

Әлмирә ГОМӘРОВА,
Төмән шәһәре.

(Гөлнур Вәлиева тәрҗемәсе).
Рәсемдә: Сирень бакчасын торгызучылар.

Чыганак: “Яңарыш” газетасы Төмән

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*