Тегүче Мөхәммәд Махер Хадри, Коръән Кәримнең тулы текстын чигеп, Гиннессның рекордлар китабына эләккән.
Кара бәрхеткә алтын җепләр белән Коръән Кәримне чигеп, 12 томны эшләү өчен сүрияле 12 елдан артык вакыт сарыф иткән.
Экспертлар үзенчәлекле китапны 6,5 миллион долларга бәяли. 425 битлек китапларның гомум авырлыгы — 200 килограмм. Хәзер гадәти булмаган Коръән Кәрим дөньяның төрле почмакларында күргәзмәләрдә актив күрсәтелә.Мөхәммәд Махер Хадри Төркиядә яши, Сүриядә гражданнар сугышы башлангач, ул монда күченеп килергә мәҗбүр булган.
Фото: “Ислам тудей” сайтыннан