tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шагыйрь Муса Җәлил скверы һәм бюстының тантаналы ачышы узды
Шагыйрь Муса Җәлил скверы һәм бюстының тантаналы ачышы узды

Шагыйрь Муса Җәлил скверы һәм бюстының тантаналы ачышы узды

Бүген, 15 июньдә, Пермь краеның Барда авылында XIV Бөтенроссия авыл Сабан туе уза. Бәйрәм кысаларында сквер һәм Советлар Союзы Герое, шагыйрь М.Җәлил бюстының тантаналы ачышы булды. Бюст авторы – танылган скульптор Винера Абдуллина.

Бу чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев, Пермь крае губернаторы Дмитрий Махонин, Пермь краеның Барда муниципаль округы хакимият башлыгы Хәлил Алапанов һәм башкалар катнашты.

– Бу ел Россия Президенты тарафыннан Гаилә елы дип игълан ителде. Шул ук вакытта Бөтендөнья татар конгрессы 2024 елны Шәхесләр елы дип игълан итте. Бөтендөнья татар конгрессы нигезендә бу елны күп кенә шәһәрләрдә, илләрдә Тукаебызның һәм Җәлилебезнең һәйкәлләрен һәм бюстларын куябыз. Якутск, Казахстан, Екатеринбургта шундый һәйкәлләр ачылды. 22 июньдә, Бөек Ватан сугышы башланган көндә, без һәйкәлне Курган шәһәрендә ачабыз, – диде Васил Шәйхразыев.

Шулай ук Милли Шура рәисе махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә зур рәхмәтен белдерде.

Исегезгә төшерәбез, 2013 елда Бардада Бөтенроссия авыл Сабан туе инде узган иде. Бәйрәм кысаларында Барда районы администрациясе бинасы каршындагы мәйданда Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл ачылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*