Сарман авылында яшәүче хөрмәтле ветеран Соббух Сабирҗановның “Дөнья ямьле” дип исемләнгән шигырьләр җыентыгы чыккан.
Иҗатының асылында тормыш тәҗрибәсе, гомер барышында күргән шатлык-кайгылар, сынаулар ята. Шигырьләрендә туган ягына, авылына, тормыш иптәшенә мәхәббәте чагыла. Кызларын өзелеп яратуы, алар белән горурлануы, кияүләрен хөрмәт итүе, оныклары өчен сөенүе күренә. Авыр сугыш чоры вакыйгалары да иҗатында шактый урын алып тора.
Өлкән яшьтә булуына карамастан, Соббух абый әле дә булса машина йөртә. Оста бакчачы да әле ул. Акыллы киңәшләре, төпле сүзе белән гаиләдә ныклы терәк, һәркемгә кирәк булып, бәхетле гомер кичерә ул. Тормыш иптәше Мөсәлимә апа белән өч кыз тәрбияләп үстергәннәр, аларга төпле белем һәм тәрбия биргәннәр. Алты онык һәм алты оныкчыклары бар.
Чыганак: sarman-rt.ru