tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сочи шәһәре татар милли һәм дини оешмаларының уртак җыелышы узды
Сочи шәһәре татар милли һәм дини оешмаларының уртак җыелышы узды

Сочи шәһәре татар милли һәм дини оешмаларының уртак җыелышы узды

Бүген, 17 июнь, Сочи шәһәре татар милли һәм дини оешмаларының уртак җыелышы узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев та катнашты.

Шактый күп көнүзәк мәсьәләләр каралган җыелышта Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов, РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең эчке эшләр буенча департаменты җитәкчесе Наил Шакиров,  РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең эчке эшләр буенча департаменты җитәкчесе урынбасары Фәнис Атауллин, Сочи шәһәре Татар милли-мәдәни мохтәрияте рәисе Алик Уразаив, Сочи шәһәре җирле мөселман җәмгыяте рәисенең беренче урынбассары Радик Илалов, “Талисман” компанияләр төркеме генераль директоры Ринат Рамазанов, “Лучано Сочи” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Илнар Хәйдаров һәм башкалар катнашты.

Җыелышта катнашучылар киләчәктә Сочи шәһәрендә татар мәдәни-мәгърифәти үзәген булдыру юнәлешендә бергәләп эшләргә килештеләр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*