tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сочи шәһәрендә Көньяк ифтары узды
Сочи шәһәрендә Көньяк ифтары узды

Сочи шәһәрендә Көньяк ифтары узды

15 мартта Сочи шәһәрендә Көньяк ифтары узды. Чарада округның барлык субъектларыннан 150 кеше катнашты. Ифтар хәйрияче Сөләйман Кәримовның “Рамазан Кәрим” акциясе кысаларында, Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Мөфти Шәех Равил Гайнетдин фатихасы белән узды. Ифтарда Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир хәзрәт Мөхетдинов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Илдус улы Шәрипов  һәм башка танылган шәхесләр катнашты.

Ирек Илдус улы сәламләү сүзендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев исеменнән рәхмәт сүзләре ирештерде.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*