tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сочи татарлары шәһәрдә беренче мәчет төзергә ниятли
Сочи татарлары шәһәрдә беренче мәчет төзергә ниятли

Сочи татарлары шәһәрдә беренче мәчет төзергә ниятли

Сочи Сабантуе оештыру комитеты рәисе Алик Уразаив Сочи шәһәрендә мәчет төзетергә ниятләүләре турында әйтте.

«Сочига килгәч, милләттәшләребезне эзләргә тотындым. Татарлар күмәкләшеп «Голубые дали» микрорайонында урнашкан бинада җыелыша икән, алар белән аралаша башладым. Иң элек Сочида мәчет төзергә ният иттек, чөнки монда мөселманнар бихисап», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә Сочи Сабантуенда.

Сабантуйның оештыру комитеты рәисе урынбасары Радик Илалов әйтүенчә, мәчет төзер өчен Сочи шәһәре хакимияте, җитәкчеләренең рөхсәтен алу кирәк. «Дагыстан яки чечен стилендә түгел, ә нәкъ татар стилендә төзеттерәсебез килә», – диде ул киләчәктәге хыяллары турында.

tatar-inform.tatar

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*