tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сочида “Гаспралы укулары”нда татар халкының рухи һәм тарихи кыйммәтләре күтәрелде
Сочида “Гаспралы укулары”нда татар халкының рухи һәм тарихи кыйммәтләре күтәрелде

Сочида “Гаспралы укулары”нда татар халкының рухи һәм тарихи кыйммәтләре күтәрелде

Әлеге вакытта Сочи шәһәрендә VIII Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция — “Гаспралы укулары”ачылып җибәрелде. Конференция быел “Россиянең рухи нигезләре һәм Җиңүнең 80 еллыгын билгеләү — мәдәни һәм тарихи кыйммәтләрне саклау” темасына багышлана. Ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына, Ватанны саклаучылар елына һәм Сочи шәһәренең җирле мөселман дини оешмасы оешуына 30 ел тулуга туры китерелде.

Чарада Россиянең төрле төбәкләреннән килгән дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре, галимнәр, ветераннар һәм геройлар катнашты. Конференцияне ачып җибәрүчеләр арасында абруйлы кунаклар чыгыш ясады.

РФ мөселманнарының Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, профессор, доктор Дамир Мөхетдинов конференциянең әһәмиятен билгеләп:

-Гаспралы укулары — бу рухи багланышларны ныгыту, тарихи хәтерне саклау мәйданы. Җиңүнең 80 еллыгы кысаларында без мөселман халкының ил язмышындагы ролен бәяләп, яшь буынга үрнәк күрсәтергә тиешбез,— диде ул.

Бөек Ватан сугышы ветераны, 1945 елда Җиңү парадында катнашкан полковник Үмид Губаев яшьләргә мөрәҗәгать итеп, хисле чыгыш ясады:

“Без күрсәтергә тиешбез — татарлар ныклы, бердәм, көчле халык. Җиңү булды, һәм ул һәрвакыт булачак!”

Фән, ислам мәдәнияте һәм мәгарифен үстерү фонды директоры Михаил Грязнов конференциянең фәнни-мәгърифәти әһәмиятен ассызыклады:

“Без бүген рухи кыйммәтләрне, тарихны һәм мәдәниятне берләштереп, киләчәк буынга җаваплылык тәрбиялибез.”

Россия Федерациясе каһарманы, полковник Рөстәм Сәйфуллин (Төмән шәһәре) үз полкы тарихы, хәрби батырлыклар турында сөйләде:

“Бу батырлык — халыкның тырышлыгы нәтиҗәсе. Без барыбыз да — Җиңүне якынлаштырган буын варислары.”

Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисенең беренче урынбасары Данис Фәнис улы Шакиров Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләү сүзләрен җиткерде. Ул татар халкының Бөек Җиңүгә керткән өлешен, фронттагы һәм тылдагы батырлыгын искәртте һәм хәзерге буын өчен патриотик тәрбиянең әһәмиятен билгеләде:

“Әлеге чаранын жирле мөселман дини оешмасынын 30 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган булуы аның әһәмиятен тагын да арттыра. Безнең традицион кыйммәтләр, патриотизм һәм тарихи хакыйкать хакында алып барган сөйләшүләр үсеп килуче буынны үткәнебезгә хөрмәт һәм киләчәбезгә өчен җаваплык рухында тәрбияләүгә нигез булыр дип ышанабыз.”

Данис Фәнис улы Өмед Садыйк улына Казан басмасы Коръән китабы тапшырды.

Сапижат Исаевна Мазаева — Дагыстан Республикасы атказанган укытучысы, СВОда беренче Россия Герое Нурмагомед Гаджимагомедовның әнисе — үзенең тирән рухи чыгышы белән күпләрнең күңеленә үтеп керде:

“Мин ышанам — бу конференция безгә рухи-әхлакый кыйммәтләрнең әһәмиятен яңадан аңларга ярдәм итәр. Безнең балалар Бөек Ватан сугышы геройларыннан, СВОда батырларча һәлак булганнардан үрнәк ала.”*

Герой Россия Федерациясе, очучы, гражданнар авиациясе капитаны Дамир Касыймович Йосыпов та үзенең гаилә тарихы аша милли бердәмлекнең кыйммәтен ассызыклады:

“Әгәр Бөек Ватан сугышының тарихына әйләнеп кайтсак — 27 миллион кеше һәлак булган. Алар төрле милләттән булган. Минем бабай 1941 елда Польшада хезмәт иткән, беренче көнне үк әсирлеккә эләккән, ике тапкыр качып, батырларча каршы торган.”

Муфтий Тимур Дзыба, Абхазия мөселманнарының Бердәм диния нәзарәте рәисе (Сухум шәһәре), конференциядә Татарстан белән үсеп килүче дуслык һәм мәдәни багланышлар турында сөйләде:

“Без Республика Татарстанга зур рәхмәтлебез. Шәйхразыев Васил Габтелгаязовичның визиты, киләчәктә Абхазиядә татар мәдәнияте көннәрен, Сабан туен уздыру планнары безне бик илһамландырды. Бу чаралар халыклар дуслыгын ныгыта.”

Рашид Джиганович Брагин, Донецк Халык Республикасының мөселманнар Диния нәзарәте рәисе, чыгышында Донбасс халкының авыр язмышын искә алды:

“Донбасс халкы бу сугышны 2014 елдан бирле үз иңендә тоя. Күп мәдәни объектлар җимерелгән. Безгә рухи ныклык һәм бердәмлек бик мөһим.”

Конференция эше дәвамында катнашучылар рухи бердәмлек, тарихи хәтер, мәдәни мираска сак караш кебек темаларны асызыкладылар, илебез һәм халкыбыз язмышы өчен җаваплылык хисен уртаклаштылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*