tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сөембикә ханбикә традицияләрен дәвам итәләр
Сөембикә ханбикә традицияләрен дәвам итәләр

Сөембикә ханбикә традицияләрен дәвам итәләр

Дистә еллар дәвамында үткәрелеп, Р.Фәхреддин исемендәге гимназиянең үзенә генә хас хозурлык, тантана белән узучы «Сөембикә» бәйгесе татар җанлы яшьләребезне, милләттәшләребезне янәдән бергә җыйды.

Әйтергә кирәк, хатын-кызларның матур сыйфатларын алга чыгару, тыйнаклыкны һәм итәгатьлелекне яшь буында пропагандалау буенча бердәнбер һәм тиңе булмаган чара бу. Әлеге бәйге татар гимназиясендә инде 30 ел рәттән уздырылып килә. Менә быел да алты татар кызы гүзәллектә, зирәклектә, тарихны белүдә, сәнгати осталыкта үзара көч сынашты.

Бәйге шарты буенча кызларның татар телендә иркен сөйләшә алулары, сәхнә осталыгы , җыр-моңга, аш-суга сәләтле булулары мөһим. Гаилә ядкәре өлешендә туташларның ныклы әзерлекләрен күренеп торды. Аларның һәрберсе әби-бабайларыннан калган, буыннан-буынга килә торган, гаилә символына әверелгән кадерле әйберләрен алып килгән иде.

Кызлар татар халкының баш имәс бердәнбер патшабикәсе язмышын да яхшы белә булып чыкты. Гомумән, конкурсантларның һәрберсе театрга гашыйк булуларын да дәлилләде. Шуңа күрә сәхнә түрендә классик әсәрләр чагылыш тапты.

Быелгы Сөембикәне сайлап алу җиңел булмады – кызларның һәрберсе үз үрнәкләрендә патшабикәдәй матурлыкны да, акылны да, тыйнаклыкны да ачып бирә алды. Шулай да барлык сынауларның нәтиҗәләре буенча гимназиянең «Сөембикә -2024» титулына Айназ Махиянова лаек булды.

Резеда Исмәгыйлева

Чыганак: almet-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*