Зөлхиҗҗә аеның 5 көнендә, 1 июньдә, Лаеш мөхтәсибәтенең Сокуры авылында яңа “Мәдинә” мәчете ачылды. Бу шатлыклы уңайдан бирегә күпсанлы кунаклар җыелды, ә бала-чагалар өчен күңелле уеннар һәм күчтәнәчләр әзерләнде, кыйммәтле бүләкләр белән Коръән бәйгесе һәм көрәш буенча узыш оештырылды.
Мәчетне салдыруга аеруча зур өлешне үзеннән төзүче Илсур Гомәр улы Дияров кертте. Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән аңа Рәхмәт хаты тапшырылды. Үзенең җылы сүзләрен аңа шулай ук район башлыгы Илдус Зарипов та җиткерде. Әйтергә кирәк, мәчетне төзү эшендә көченнән килгәнчә гади халык та – мәхәллә әгъзалары да катнашты.
Мәчетнең төзелеше 2022 елның июль аенда башланды. Адресы: Сокуры авылы, Борхан Шаһиди ур, 1. Ике катлы мәһабәт бинаның зурлыгы 283 кв м тәшкил итә. Мәчет янында төзекләндерелгән чишмә бинасы да тора. Имам-хатыйб итеп Гайнетдинов Марат хәзрәт билгеләнде.
Чыганак: dumrt.ru