Бүген, 10 апрельдә, күңелләргә җылылык өстәп, горурлык хисләре уяткан “Солдат альбомы–2025” конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Исегезгә төшерәбез, бәйге быел 1-18 февраль көннәрендә узды. Илебезнең төрле төбәкләреннән килгән катнашучылар үз якыннары – Ватан сагына баскан авылдашлары, бабайлары, әбиләре турындагы иң җылы, иң эчтәлекле иншаларын юлладылар. Аларның һәр язмасы – үзе бер дөнья, үзе бер батырлык тарихы.
Бүләкләү тантанасында җиңүчеләрне ихлас котлап, дипломнарны һәм истәлекле бүләкләрне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, Россия төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев, шулай ук Казан финанс, икътисад һәм информатика институты ректоры Альбина Салихова тапшырды.
Чарада җиңүчеләрнең иҗади эшләреннән өзекләр укылды. Аларның иншаларында – Ватанга мәхәббәт, нәсел җепләрен саклау теләге, әби-бабайларның батырлыгын күңел аша уздыру тырышлыгы ачык чагыла. Бу язмалар – үткәннәрне бүгенге белән бәйләүче, тарихны гасырлар аша киләчәккә илтүче кыйммәтле ядкәрләр.
Музыкаль бүләкләр дә күңелләрне тетрәндерде. Татарстанның халык артисты Резедә Төхфәтуллина башкаруындагы җырлар, яшь башкаручылар Рөстәм Егоров һәм Инсаф Бәдретдинов чыгышлары чарага үзенчәлекле рух өстәде.
“Солдат альбомы–2025” – ул гади бәйге генә түгел, ул – милли хәтер, буыннар бәйләнеше, йөрәктәге изге хатирәләрне яңарту. Андый чаралар аша без үткәннәребезне яңартабыз, киләчәк буыннарга тапшырырдай рухи мирасыбызны саклыйбыз.