“Солдат альбомы – 2026”
конкурсы нигезләмәсе
Бөтендөнья татар конгрессының
“Солдат альбомы – 2026” конкурсын үткәрү турында
Конкурс Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан үткәрелә
НИГЕЗЛӘМӘ
- Гомуми нигезләмәләр
1.1. “Солдат альбомы – 2026” конкурсының (алга таба Конкурс) оештыручылары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты (алга таба Конгресс) һәм “Татарлар – без бергә” газетасы (алга таба газета );
1.2. Конкурс турында Нигезләмә конгрессның рәсми сайтында (https://tatar-congress.org) “Рәсми басма” сәхифәсендә урнаштырыла.
1.3. Конкурстагы иң яхшы хезмәтләргә Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырыла;
1.4. Барлык катнашучыларга да сертификат бирелә;
1.5. Конкурска бер генә хезмәт килсә/яисә бер хезмәт тә кермәсә, Конкурс үткәрелмәде дип таныла.
- Конкурсның максаты һәм бурычлары:
2.1. Конкурсның максаты – яшь буында каһарман–шагыйрь Муса Җәлилнең иҗатына хөрмәт уяту, җәмгыятькә кертелгән өлешен бәяләү һәм аларда патриотик хис тәрбияләү.
- Конкурс уздыру тәртибе:
3.1. Конкурс 3 яшь категориясендә оештырыла:
- 5 – 8 нче сыйныфларда укучылар арасында;
2. 9 – 11 нче сыйныфларда укучылар арасында;
3. 18 яшьтән өлкәнрәкләр арасында.
3.2. Һәр номинация буенча I нче, II нче, III нче урыннар билгеләнәчәк.
3.3. Жюри конкурс эшләре арасыннан Рәхмәт хатларына лаекларны сайлап алу хокукын ия.
- Конкурста катнашучыларга таләпләр:
4.1. Конкурста нигезләмәдә күрсәтелгән яшь категориясенә кергән, Татарстан һәм Россиянең башка регионнарында яшәүче һәркем катнаша ала.
4.2. Конкурс “Мусага хат” исемле номинациядә уздырыла:
4.3. Язма инша форматында булырга тиеш, фотолар кую рөхсәт ителә.
Хезмәтләрне Вконтакте социаль челтәрендәге Бөтендөнья татар конгрессы (https://vk.com/club235577801) конкурслары төркеменә урнаштырырга кирәк.
- Конкурсны үткәрү шартлары:
5.1 Язма башында конкурста катнашучы турында тулы мәгълүмат бирелергә тиеш. Аның исем-фамилиясе, яше, кайсы өлкәдән, кайсы шәһәр, районнан булуын язу мәҗбүри. Бу шартлар үтәлмәгәндә, жюри әлеге эшне бәяләми. Һәр катнашучы да шунда ук электрон почтасын язарга тиеш. Язылмаган очракта, сертификат җибәрелми.
5.2. Язма күләме басма хәрефләр белән язылган А4 форматында булырга һәм 2 биттән артмаска тиеш.
5.3. Конкурска старт 2026 елның 1 нче февралендә бирелә һәм 24 нче февраль көнне тәмамлана.
5.4. Конкурс нәтиҗәләре март башында игълан ителә.
Мәгълүмат Бөтендөнья татар конгрессы сайтында һәм Вконтакте социаль челтәрендәге “Бөтендөнья татар конгрессы конкурслары” төркеменә урнаштырыла.
5.5. Конкурска җибәрелгән эшләрне оештыручылар Конгрессның сайтына чыгарырга, шулай ук “Татарлар – без бергә” газетасында бастырырга хокуклы.
5.6. Җиңүчеләрне бүләкләү көне шулай ук Конгресс сайтында һәм социаль челтәрләр аша аерым хәбәр ителәчәк.
Солдат альбомы 2026 конкурсы нигезләмәсе