Игътибар! “Солдат альбомы” конкурсына эшләр кабул итү 2025 елның 18 февралендә тәмамлана. Конкурста катнашучыларга үз язмаларын Вконтакте социаль челтәрендәге “Солдат альбомы-2025” төркеменә (https://vk.com/club229165948) урнаштырырга кирәк.
Конкурсның максаты – ветераннарның батырлыгын, хезмәтен һәм тарихыбызның данлы чорларын яшь буынга җиткерү, патриотик хисләр тәрбияләү. Конкурста катнашучылар өчен таләпләр һәм шартлар Нигезләмәдә күрсәтелгән.
Конкурста катнашу өчен 16-20 яшь, 21-35 яшь һәм 21 яшьтән өлкәнрәк яшь категорияләренә кергән һәркем чакырыла. Язмалар инша форматында булырга һәм 3 биттән артмаска тиеш.