Бу көннәрдә өлкә Думасында узган бүләкләү тантанасында Ватанны саклаучы батыр уллар тәрбияләгән Ермаково авылында яшәүче Әмир Карымов һәм Байкалово авылыннан Юрий Шмидт «Солдат атасы» медальләре белән бүләкләнделәр.
Тантанада солдатларның әниләре дә катнашты, чөнки балаларны тәрбияләүдә һәр ата-ана үз өлешен кертә. Ә аталарның роле үзенчәлекле, ул булачак сугышчыны, үз-үзен яклый, туганнары һәм якыннары өчен терәк була белүче нык таянычлы кешене үстерә. Якташларыбызның уллары – чын геройлар. Кече Карымов мәктәпне тәмамлаганнан соң, Тубыл авыл хуҗалыгы көллиятендә «Юриспруденция» белгечлеге буенча белем ала. Хезмәтен Төмән өлкәсенең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында үтә. 2022 елның октябрендә махсус хәрби операциягә мобилизацияләнә һәм сапер полкында хәрби хезмәтен дәвам итә.
Төмән өлкә Думасының «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Андрей Артюхов ата-аналарга улларын лаеклы тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт белдерде.
Төмән өлкәсендә бу бүләкне 174 әтигә тапшырганнар инде.
Тубыл районы яңалыклары.
(Ләйлә Мадьярова тәрҗемәсе)
Чыганак: yanarish72.ru