tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Солтан” мәчетендә район ифтары
“Солтан” мәчетендә район ифтары

“Солтан” мәчетендә район ифтары

Киндяковканың “Солтан” мәчетендә район ифтары узды. Хәзер инде традициягә кергән күмәкләшеп авыз ачу мәҗлесенә йөз илледән артык мөселман кардәшебез чакырулы иде.

Татар милли-мәдәни автономиясенең Тимерьюл район бүлекчәсе халык арасында актив эш алып баруы белән аерылып тора. Ульяновск шәһәр Думасы депутаты Рамил Абитов җитәкчелек иткән әлеге милли оешма ел саен “Винновская роща” ял паркында Сабантуй бәйрәмен зурдан кубып уздыра. Шулай ук “Киндяковка” мәдәният йортында Татар теле һәм мәдәнияте көннәре үткәрү, Әниләр көнен билгеләп үтү дә күптән инде күркәм традициягә әверелде. Җирле татар автономиясе район мәчетләре белән дә кулга-кул тотынышып эшли. Авыз ачу һәм корбан мәҗлесләрен һәр елны бергәләп үткәрәләр. Менә быел да район ифтарын “Солтан” мәчете мәхәлләсе белән берлектә оештырганнар иде. Анда шәһәр һәм район җитәкчеләре, өлкә мөфтияте, татар җәмәгатьчелеге вәкилләре, СВОда катнашучыларның якыннары һәм “Защитники Отечества” дәүләт фонды хезмәткәрләре катнашты.

Мөселман кардәшләребезне беренче булып Тимерьюл район хакимияте башлыгы Алексей Онищенко сәламләде. Ул СВО зонасына гуманитар ярдәм җыеп озатуда актив катнашулары өчен милләттәшләребезгә рәхмәт сүзләрен ирештерде һәм чараның төп спонсоры – эшмәкәр Руслан Тахаутдиновка шәһәр башлыгы Александр Болдакин тарафыннан имзаланган Рәхмәт хатын тапшырды. Ә шәһәр Думасы депутаты, Тимерьюл районы татар автономиясе рәисе Рамил Абитов ифтарны оештыруда ярдәм итүчеләргә рәхмәтләрен җиткерергә ашыкты. Ул күптән түгел генә Донбасс якларында, фронтта булып кайтуы турында да сөйләде.

“Фашист калдыкларына каршы батырларча сугышучы егетләребезгә “Солтан” мәчете аш-су осталары әзерләп җибәргән чәкчәкне һәм башка ризыкларны тапшырдык. Алар моңа бик тә шатландылар һәм рәхмәтләрен җиткерүебезне сорадылар. Якташларыбызда дошманны җиңеп кайту теләге әйтеп бетергесез дәрәҗәдә көчле”,- диде Киндяковка татарларының лидеры.

Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин Тимерьюл районы автономиясенең власть органнары, эшмәкәрләр, дин әһелләре, сәнгать осталары, татар җәмәгатьчелеге белән уртак тел табып, халыкның милли үзаңын үстерү, яшь буында милли горурлык хисе тәрбияләү юнәлешендә нәтиҗәле эшләвенә соклануын белдерде. Әлеге автономия – иң актив эшләүче оешмаларыбызның берсе, диде ул.

Ә Профсоюзная урамындагы “Мәдинә” мәчете имам-хатыйбы Абдулкәрим хәзрәт яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирү максатында шәһәр мәктәпләрендә татар түгәрәкләре оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашты. Репино микрорайонындагы Губернатор лицеенда 500гә якын татар баласы белем ала, шуларның берсенең дә ата-анасы, баламны татар түгәрәгенә йөртергә телим, дип гариза язмаган, бу бик тә кызганыч һәм аяныч хәл бит, җәмәгать, диде Абдулкәрим хәзрәт.

Ульяновскиның “Биләр” мәдрәсәсе мөгаллиме Равил хәзрәт Ягудин изге Рамазан аеның кыйммәтләре хакында тирән эчтәлекле вәгазь сөйләде һәм дин кардәшләребезне барча айларның да солтаны булган Рамазанда мөмкин кадәр күбрәк игелекле гамәлләр кылырга, мохтаҗларга һәм ятимнәргә сәдакалар бирергә, туганнарны һәм күршеләрне чакырып, өйләрдә ифтар ашлары үткәрергә өндәде. Рамазанда кылган изге эш-гамәлләр өчен әҗер-саваплар күпкә арттырып языла, дип белдерде хәзрәт.

Җәмәгать белән бергә ахшам намазын укып, хөрмә җимешләре һәм шифалы су белән авыз ачканнан соң, дин кардәшләребезне “Солтан” мәчете имам-хатыйбы Фәрид хәзрәт Череков үз куллары белән пешергән телеңне йотарлык тәмле токмач ашы көтә иде. Чәйләр эчеп, милли сый-нигъмәтләр белән тукланганнан соң, Фәрид хәзрәт ил-көннәребезгә тынычлык, иминлек, туган илебез – Россиянең киләчәге хакына сугышучы ир-егетләребезнең җиңү белән исән-сау кайтуларын теләп дога кылдырды.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*