tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Кыяметдин Абрамовка истәлек тактасы ачылды
Казанда Кыяметдин Абрамовка истәлек тактасы ачылды

Казанда Кыяметдин Абрамовка истәлек тактасы ачылды

Казанда 1930-1937 елларда ТАССР Халык Комиссарлары Советы Рәисе булган Кыяметдин Абрамовка истәлек тактасы ачылды. Ул Карл Маркс урамында 1933-1937 елларда әлеге дәүләт эшлеклесе яшәгән 54нче йортның фасадына урнаштырылган.

Истәлек тактасы ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ветераннары һәм Абрамовның туганнары инициативасы белән куелган. Ул Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән ачылды.

«1930 елларда Кыяметдин Алимбәк улы, республикабызның башкарма хакимиятен җитәкләп, бик зур эш башкара. Ул үз Ватанының патриоты буларак субъектларга вәкаләтләр бирелсен, һәр халык үз традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен саклап кала алсын өчен актив көрәшә. Ә иң мөһиме – ул эзләнү эшләрендә күп көч куйды, һәм шуннан бирле нефть сәнәгате бик тиз үсә башлады. Инициативалары һәм игелекле эшләре өчен рәхмәт әйтеп, бүген аның эшен дәвам итәбез», – диде тантанада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул Татарстанның күренекле кешеләренә истәлек такталары ачу күркәм гадәткә әверелүен искәртте.

«Шул рәвешле, алар турында истәлекне кадерләп саклыйбыз һәм Татарстанның шундый күренекле улларының бүгенге республика үсешенә керткән өлешләрен рәхмәт сүзләре белән искә алабыз. Абрамов бик күп мактауларга һәм яхшы сүзләргә лаек. Ул репрессия елларында республикабызның статусы турында беренчеләрдән булып сөйләгән», – дип билгеләп үтте парламент спикеры.

Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, нәкъ менә аның вакытында 1934 елда Татарстан беренче тапкыр СССРның югары Хөкүмәт бүләге – Ленин орденына лаек була. Абрамовның үзенә шундый орденны 1935 елда тапшыралар.

https://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*