tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Соңгы хат эзеннән
Соңгы хат эзеннән

Соңгы хат эзеннән

Март башында Киров өлкәсе Нократ Аланы тарих музее директоры Марина Юрьевна Пислегина гарәп хәрефләре белән язылган солдат хатын укып бирүдә ярдәм сорап
мөрәҗәгать итте. Гарәп хәрефләре белән язылган булгач, аңлашыла, Бөек
Ватан сугышы вакытында килгән хат. Мин, үз чиратымда, бу гозерне Ариф
хәзрәт Вәлишинга җиткердем.

Хат башы,
языгыз каршы
Берникадәр вакыттан Ариф хәзрәттән җавап иреште. Хат буенча фикер
йөрткәндә, ул 1942 елның 19 декабрендә җибәрелгән. Адресына Киров
өлкәсе, Нократ Аланы станциясе, Китәк почта бүлеге, Салкын Чишмә авылы,
Әгъләмҗанова Хәяткә дип куелган. Хат өчпочмаклы түгел, открыткага
язылган. “Просмотрено цензурой” дигән пичәте бар.
Хат үзе гарәп хәрефләре белән татар телендә, ә адрес русча. Монда аерым
игътибарны фамилия язылышына бирәбез – Аглимзановой дип язылган, үзен дә
Аглимзанов дип куйган, исеме сыймаган. Татар фамилияләрен русчалатып язу
элек-электән бик күп аңлашылмаучанлык китереп чыгарып, безнең халыкка
рәсми кәгазьләрдә, документлар тутырганда зур кыенлыклар тудырган. Бу
юлы да алга таба  хат эзе буенча солдат  язмышын ачыклаганда  четерекле
хәлләр килеп чыга.

Әйдәгез, хатны укыйк, ул ничек язылган һәм укылган, шулай тәкъдим ителә:
«Хат башы, безгә языгыз каршы сез. Сезләр, гыйззәтле булып торучы Хәят
белән Гәндәлибкә бик сагынып, бик күп сәлам һәм Хәйдәр белән Раукаткә
бик сагынып бик күп сәлам һәм әти белән әнигә, барчагызга бик күп сәлам
һәм бабай белән әбигә бик сагынып, бик күп сәлам һәм Гали абыйга,
абзыйларга барчасына бик күп сәлам сөйләрмен. Үземезгә нихәл белмәк
булсагыз, үземез исән-сау, Аллаһга шөкер. Ул тарафта … булган сезләр
нидән сәламәт дип беләмез, андан … бөек вә мин бу хаттан алдан вә хат
җибәрдем. … шуның белән сездән хат көтеп торам Хәят. Узган хат юк дип
тормагыз. тиз … белән хат салып торыгыз. Вакыт булса мин хат салып
торамын сезгә. Йөзле исән торыгыз … Ярый, мин шуның белән тәмам итәм,
хат көтеп калам. Сезләрне сагынып хат язгучы Галимҗан дип беләсез.
Сезләр укып хәер дога кылыгыз».

Бу Галимҗанның соңгы хаты, ул 1942 елның 24 декабрендә  һәлак була.
– Бу турыда Хәтер китабында мәгълүмат бар, – диде әлеге сагынулы соңгы
хатны язган Галимҗанның оныгы Резидә ханым Мөхәммәтшина. Резидә Рәфкать
кызы, Нократ Аланы район хастахәнәсендә табибә булып эшли. Бөек Җиңүнең
75 еллыгы уңаеннан бабасы турында күбрәк белергә теләп,  яңа мәгълүмат
табарга өметләнеп, шәһәрнең тарих музеена ул мөрәҗәгать итә дә инде.
Эзтабарлык эшен яңарту өчен этәргеч булып гаилә архивында сакланып
калган шушы бердәнбер хат тора.

Өч кешегә бер винтовка
– Әтинең башка хатлары да бар иде, сакланмаган, – диде Резидә ханымның
әтисе Рәфкать ага Галимҗанов. – Әнинең әти хатларын аның сеңлесе Минниса
апага укытканы хәтердә тора. Әти анда немец безне көне-төне бомбага
тота, сугышка кердек, өч кешегә бер винтовка дип язган. Әтине башта
переподготовкага Свердловскига җибәрәләр. Аннан бер хатында, фронтка
киткәндә  Нократ Аланы тимер юл станциясе аша үтәбез, әнигә, күрешергә
кил дип хәбәр сала. Әни бара алмый, ә әти, эшелоннан төшеп, әнине эзләп
йөргән. Әти минем инде әни карынында булганны белми китә. Мин тугач, әни
аңа хәбәр сала, әти минем исемне Рәхмәт дип укый да, андый исем булмый
ди. Ул аны төнлә генә укыган, прожектор яктысында, шунда ук җавап та
язгандыр инде. Алар алгы сызыкта булалар, дошман белмәсен дип, кыш,
салкын булса да, учак ягарга да, тәмәке тартырга да рөхсәт итмиләр.
Рәфкать ага гомере буе әтисен кавалерист булган дип уйлый. Өйләрендә
әтиләренең кавалеристлар кия торган күн итеге була, үсә төшкәч, ул шуны
киеп йөри. Ул итек бәлки әтисе сугышка хәтле хезмәт иткән вакытлардан
калгандыр, бу әлегә билгеле түгел. Чынлыкта,  кызылармияче Галимҗан
элиталы гаскәр дәрәҗәсендә булган аерым чаңгы бригадасына хезмәт күрсәтү
ротасында   булган.

Гасшен Агримзянов
– Бу турыда мәгълүматны Интернет аша тиз ара Марина Юрьевна табып бирде,
– диде Резидә ханым. – Аның өчен бабай хатында язылган кире адрес җитте.
Анда кыр почтасы, хезмәт иткән часть номеры күрсәтелгән иде. Оборона
министрлыгының  гомумиләштерелгән мәгълүматларның компьютер банкы аша
Галимҗан бабай хезмәт иткән часть архивына чыкты.
Марина Юрьевнаның эзтабарлык эшендә тәҗрибәсе зур. Резидә ханыма ул
бабасына кагылышлы шактый мәгълүмат табып бирә. Кайберләренә күз салыйк.
Мәсәлән, “Именной список безвозвратных потерь начальствующего и именного
состава 41 отдельной лыжной бригады с 1.12 по 31.12 1941 г.”.  Бу
исемлектә 28нче номер астында Агримзянов Гасшен бар. “Красноармеец,
стрелок, б/п, 1907 г.р.”. Бер караганда безнең Галимҗан түгел, әмма
туган җире язылган графага күз салсак,  туры килә: “Киров.обл.,
Малмыханский р-н, Ново-Шимнинский с/с”. Хатыны дип шул ук адрес буенча
Агримзянова язылган. Агримзянов ”24.12.1942, убит” дип куелган. Хәтер
китабында да ул Агримзянов дип теркәлгән. Малмыжны Малмыхан дип
язганнардыр, Салкын Чишмә дә тәрҗемә аша үзгәргән булыр.
Шул ук вакытка караган һәм Агримзянов Гасшен теркәлгән “Информация из
донесения о безвозвратных потерях” дигән документта сугышка кергән ул
җир Ленинградская область, Демянский р-н дип язылган. Алга таба
эзләнүләр дәвам итә һәм музей директоры кулында яңа белешмә: “Агримзянов
Гасшен, 1907. Служил на момент гибели: 34 армия северо-западного фронта
в 41 отдельной лыжной бригаде (41 олбр), рота обслуживания. Во второй
половине декабря 1942 года бригада была сосредоточена в районе
населённых пунктов Скит-Елисеево-Рабежа (Демянский район Ленинградской
области)”.

Әлеге белешмә буенча 20-30 декабрь көннәрендә бригада дошман белән
ачыктан-ачык бәрелешми. 34нче армия декабрь ахырында махсус оештырылган
41нче аерым чаңгы бригадасы белән дошманның  көчен һәм ут нокталарын
белү өчен һөҗүм итә башлый. 24 декабрь төнендә чаңгычыларның  махсус
отряды  Велье күле аша боздан көтмәгәндә һөҗүмгә күчеп, Подберёза
төбәген алырга тиеш була. Сугыш вакытында штабта  алып барылган хәрби
хәрәкәт журналында язылган буенча, отряд командирының кыюсыз гамәлләре
аркасында тиешле позициягә чыгып җитешмиләр, бәрелешкә кертелмиләр.
Шул ук журналда 1942 елның 23 декабрь көнендә Крутуштан
көньяк-көнбатышта 41 аерым чаңгы бригадасының разведчиклары алгы сызыкка
чыкты диелгән. Разведчиклар дошманга юлыга, утызлап кеше үлеп кала.
Әгъләмҗанов Галимҗанның төгәл кайда һәлак булуы турында ачыктан-ачык
әйтеп булмый. Йә ул разведчиклар отрядында булган, йә Подберёза янында
бәрелешкә отряд кертелми дигән язма дөрес түгел, дошман белән алар
очраша һәм Галимҗан шунда һәлак була. Сугыш вакытында штабка төгәл
булмаган мәгълүмат җибәрүләр дә була.

Сугыш бит ул!
Сугыш бит ул! Кызылармияче Әгъләмҗанов Скит авылы янында җирләнә, аннан
солдатлар кабере Полново авылына күчерелә.
– Солдатлар каберен күчерү илленче елларда була,  дип аңлатты миңа музей
директоры. Аерым торган каберләр,  бетә язган кечкенә авыллардагы солдат
каберләре зуррак төбәк яннарына күчерелә, – диде Резидә ханым. Әти,
Салкын Чишмә кызы Сәүдә Скит авылында булган, дип әйтә, солдатлар кабере
тактасында Агримзянов фамилиясе, алфавит буенча беренче торган. Икенче
кабердә аның фамилиясе бөтенләй юк.
– Резидә ханым музейга соңыннан әтисе Рәфкать Галимҗан улы белән бергә
дә килде. Солдат Галимҗан Әгъләмҗанов тарихка “Демянский котел” дип
кереп калган коточкыч авыр сугыш хәрәкәтләрендә катнаша, – диде Марина
Юрьевна. – Безнең армия анда чиксез күп югалтуларга дучар була. Новгород
өлкәсенең  “Долина” эзләү отряды әле дә анда казып эзләү эшләре алып
бара. Мин алар белән элемтәдә торам. Галимҗан турында тулырак белешү
өчен  Чудовский районы хәрби комиссариатына да чыктым, Полново авылы
белән рәттән диярлек урнашкан авыл мәктәбе директоры белән дә сөйләштем.
Полновоның үзендә мәктәп юк. Мәктәп директоры Скиттан күчерелгән
солдатлар каберендә, чыннан да, Әгъләмҗанов фамилиясе язылмаган диде.

Әтисезлек
1942 ел. Киров өлкәсе Малмыж районы Салкын Чишмә авылы.  Сугыш чоры.
Авылда  солдат Галимҗанның улы туа. Әнисе Хәят аңа Рәфкать дип исем
куша. Рәфкать ага бүген Нократ Аланы шәһәрендә җәмәгате Рузилә ханым
белән тигез, рәхәт гомер итә, әмма авыр балачак еллары һәрвакыт аның
хәтерендә.
–  8-9 яшьтә колхоз эшендә идек инде. Абый белән ат җигеп басудагы
трактор өчен су, керосин ташыдык. Атка камыт киертергә буй җитми.
Авылдагы Котдүс абый, арбага мен дә,  камытны шуннан киерт дип өйрәтте.
Төшкә хәтле абый эшли, төштән соң мин, төнгә каравылга чыгасы, әни дә
эштә. Без ат белән йөргәч, башак алып кайталар дип уйлаганнардыр инде.
Авылда  бик актив кешеләр бар иде, коммунистлар, берсендә шулар, башак
эзләп, печәнлеккә өйгән печәнне төшерттеләр…
Без әтисез үстек, авылда әтисезләрне бик кактылар. Әни Алма-Ата
авылыннан (бу авыл күптән юк инде) иде, аның сеңлесе Майдилбәр ире
Мәскәүгә эшкә китте. Майдилбәр апа, Мәскәүгә баргач, чүплектән машина
сөрткән пычрак чүпрәкләрне җыеп кайтыр иде. Алар кисәк-кисәк кенә,
бети-бети дип әйтер идек. Шуларны юып, бер-берсенә ялгап, безгә
күлмәк-чалбар тектеләр.

Рәфкать, юклык булса да, бик тырышып җиде классны укып бетерә. Бик башлы
була ул, укырга да теләге зур,  мөмкинчелек юк. Соңыннан, шактый еллар
үткәч,  кичке мәктәпкә йөреп урта белемне ала.
Рузилә белән өйләнешкәч, алар Үзбәкстанга китәләр.
– Чирчик шәһәрендә яшәдек, ул яклар безгә оҗмах күк тоелды, – дип искә
алды ул елларны Рузилә ханым. – Ризык бар гына түгел, аны урам тутырып
базарда саталар һәм ул очсыз! Ливер пирожкилары беткәнче  дүрт тиен иде!
Төрледән-төрле тәмле һәм шул ук вакытта арзан бәяле ризык тулы урам
базары әллә ничә чакрымнарга сузылган булыр иде.

Унике ел Үзбәкстанда, унике ел Казахстанның башкаласы Алма-Атада яшиләр.
Сиксәненче еллар уртасында милли сәясәт үзгәреп, тормыш болгана
башлагач, туган якларга кайтырга булалар. Галимҗановлар, йорт сатып
алып, Нократ Аланы шәһәрендә яши башлый. Берсеннән-берсе матур, уңган
биш кыз үстерәләр. Укыталар, урнаш- тыралар, бүген оныклар дип сөенеп
көн итәләр. Ә сугыш…
Ә сугыш ул беркайчан да хәтердән чыкмый. Рәфкать ага әтисе солдат
Галимҗанның язмышы әле ахыргача ачыкланып бетмәгән, эш дәвам итә.

Шәмсия ХӘЛИМОВА,
Киров өлкәсе татарлары конгрессы рәисе урынбасары.
“Дуслык” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*