tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сосновкада Бөтендөнья татар конгрессының күчмә кубогына ярышлар узды
Сосновкада  Бөтендөнья татар конгрессының күчмә кубогына ярышлар узды

Сосновкада Бөтендөнья татар конгрессының күчмә кубогына ярышлар узды

8 февраль 2025 елның Сосновка шәһәренең Витязь спорткомплексында өченче мәртәбә Бөтендөнья татар конгрессының күчмә кубогына 2012-2014 елгы балалар арасында алкалы хоккей буенча ярышлар узды. Ярышны төп оештыручылар Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, Киров өлкәсе татарларының мәдәни мәгърифәт иҗтимагый оешмасы, Вятка аланы район администрациясе һәм Сосновка шәһәре Витязь спорткомплексы. Ярышны Вятка аланы район башлыгы Пелевина В.В., Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының спорт төрләренә жавап бирүче булек мөдире Валиахметов З.М. һәм Киров өлкәсе татарларының мәдәни мәгърифәт иҗтимагый оешма житәкчесе Фәсхетдинов Р.Х. тантаналы ачып жибәрделәр.

Узара көч алышканнан соң, турнир нәтиҗәләре буенча, беренче урынны Киров өлкәсе Урта Шөн авылыннан Викинглар командасы, икенче урынны Удмуртиядән Ягуар командасы, өченче урынны Марий Эл республикасыннан Восток командасы алды.

Җиңүче команда  күчмә кубокка, грамота, медальләргә, Бөтендөнья татар конгрессы һәм  Киров татарларының иҗтимагый оешмасы тарафыннан кыйммәтле бүләкләргә ия булды. 2 һәм 3 урын алган командалар шулай ук грамота, медальләр белән бүләкләнде. Иң яхшы 4 уенчы грамота, кубок, акчалата бүләкләргә ия булдылар.

Һәр команданың уенчылары һәм аларны йөртучеләр жылы төшке аш белән  тукландылар. Ярышны уздыруга  Рафис һәм Фәнзилә Мингазовлар, Лукин Ильшат, Балабанов Александр, Назипов Рамиль, Давлятшин Рөстәм, Саитов Наиль, Смолюк Валерий, Альчиков Владимир, Семенищев Артем, Зарипов Рамиль матди ярдәм итте.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*