16 июль көнне Сосновка шәһәрендә Киров өлкәсе Сабан туе үтте. Өлкә күләмендә зурдан кубып бездә Сабан туйлары инде өченче тапкыр уздырыла һәм бу Киров өлкәсе хөкүмәте милли сәясәтенең матур бер чагылышы.

Киров өлкә хөкүмәте рәисе урынбасары, эчке һәм мәгълүмәти сәясәт министры Борис Веснин тәбрикләү сүзендә Сабан туен өлкә җирлегендә төрле милләт халыкларының үзара тату һәм дус яшәү билгесе дип атады. Халыклар дуслыгы ул һәм өлкәбезенең, һәм илебезнең алга таба яшәеше һәм үсеше өчен мөһим шарт диде.
Бәйрәмгә килгән күрше районнар буш кул белән түгел иде. Алар үзләрендә булган һөнәрчелекне утар-утар булып утырып күрсәтсә, урам сәхнәсендә үзешчәннәр концерты белән халык күңелен күрделәр. Малмыжлылар алып килгән Левашов ипиләренә монда көндәшләр юк иде. Уржумлылар агачтан ясаган мунча кирәк-ярагы белән кеше күңелен биләде. Кызыл Алан бистәсендә киҗе-мамык җептән эш перчаткалары бәйлиләр, бәйрәм уңаеннан очсыз бәя куеп, сату оештырдылар. Сосновка осталары эшли торган кисмәк-мунча да шактый кызыксыну уятты. Алты метр озынлыктагы яткырылган кисмәк рәвешендәге мунча өч өлештән тора, чабыну бүлмәсенә хәтле бар, миче дә куелган. 300 мең сумга төшә, китереп, урнаштырып бирәләр икән.

Утарлар аллеясы дәвамы булып “Остакуллар аллеясы” тора иде. Кул эше осталары тәкъдим иткән әйберләрдән күзләр камашты. Шунда ук остаханәләр дә эшли. Бер төркем кеше газета битеннән төргән нечкә көпшәләрдән төрле нәрсәләр үрү белән кызыксынса, икенче төркем камыш яфрагыннан ат, парлы курчак кебекләрне ясауны кызыксынып карап тордылар. Сосновка Сабан туенда мәйданга бару юлында төп урынны сатучыларга түгел, ә оста куллы кешеләргә бирү күңелгә хуш килде. Нәтиҗәдә без иҗади эзләнүчән, куллары тик тора белми торган, күңел байлыгы гаҗәеп булган шәхесләр һәм аларның искитмәле эшләре белән таныштык, теләгән кеше шундук останың үзеннән үк эш асылына төшенә ала иде.
Сату өчен дә җир җитәрлек булды, ачык утта кыздырган ит дисеңме, пылау – кесәдәге акча җитәрлек бәядән мул иде. Мәйдан шәһәр уртасында булганлыктан якын-тирәдәге кибетләр дә бу көнне шактый гына сату итте.

Аерым урынны Татарстан Республикасы делегациясе алып торды. Республика юстиция министры Лариса Глухова җитәкчелегендә Татарстан делегациясе танылган җырчылар, сәнгать эшлеклеләре һәм оста биючеләр белән бәйрәмгә кабатланмас затлылык өстәде. Мәйдан уртасына чыгып Сабан туен тантаналы рәвештә ачып җибәргән Биектау районы үзешчән сәнгать артистлары саны бихисап – йөздән артык иде! Ә аларның гәүдә тотышлары, баш борышлары – үзешчәннәр генә димәссең! Сәхнәдә исә мәйдан күрке булып Татарстан Республикасы халык артистлары Рабига Сибгатуллина һәм Лилия Муллагалиева җырладылар.


Сабантуй оештыруга килгәндә, аның башы шәһәр администрациясе җитәкчесе Наил Сәитов кабинетында башланды. Иң беренче чиратта шәһәрне чүптән арындыру, мөмкинлектән чыгып төзекләндерү кирәк иде. Моның өчен берничә тапкыр өмәләр оештырылды. Сөлге җыюга да үтә җаваплы карадылар.
-Иң беренче чиратта сиксән яшьләрен тутырган аксакалларыбызга рәхмәтлебез, – диде төп оештыручылардан булган Сосновка “Ак калфак” оешмасын җитәкләүче Әлфия Сабирова. – Гаян ага Фәләхиев белән Габделфәт ага Сәитов, Габделфәт ага шәһәр башлыгы Наил әфәнденең әтисе, өч атна безнең белән сөлге җыюга чыктылар. Эльвира Хисматуллина белән Линура Хаматдиновалар иң беренче ярдәмчеләрем. Матди яктан булышкан бар кешегә дә зур рәхмәт, Сабан туен бер генә кеше ясый алмый, бу күмәк бәйрәм. Аерым рәхмәт Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетына.
Сабантуй тантанасы кичке уен белән тәмамланды. Төнгә хәтле барган татар дискотекасын күңелләрне җилкетерлек итеп Ямул чыгышлы Илмир Гәрәев алып барды. Сосновка Сабан туе тәмам, әмма алып баручы Артур Зәкиев әйтмешли, ул бетте дигән сүз түгел, татар халкы бәйрәме җәй буе бара – 23 июль көнне Урта Шөндә сезне көтәләр.
Шәмсия Хәлимова, Сосновка


