tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сөтне күп итеп җитештерә
Сөтне күп итеп җитештерә

Сөтне күп итеп җитештерә

Новоспасское районы фермеры Динар Халиуллов терлекчелек белән шөгыльләнеп, сөтне күп итеп җитештерә.

2021 елда фермер “Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм индивидуаль эшмәкәрлек инициативасына булышлык күрсәтү” илкүләм проекты кысаларында “Агростартап” гранты рәвешендә дәүләттән ярдәм алу бәхетенә ирешкән.

Динар грант акчасына 20 баш сыер, сөт суыткыч, сыерларны саву станциясе сатып алган, шулай ук маллар абзары төзегән һәм аны терлекләрне бәйләмичә генә тота торган җиһазлар белән тәэмин иткән.

2022 елда Динар Халиуллов хуҗалыгы 83 тонна сөт җитештергән. Ә 2023 елда әлеге күрсәткечне 210 тоннага кадәр җиткергән. 2022 елда һәр фуражлы сыердан 5600 килограмм савып алган булсак, 2023 елда һәрбер сөтлебикәбез 10900 килограмм сөт бирде, ди фермер. Бу – районның фермер хуҗалыклары арасында иң югары күрсәткечләрнең берсе.

Динар Халиуллов җитәкчелек иткән хуҗалык Новоспасское районының “Станичный” кооперативы составына керә.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*