tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бишкәк шәһәрендә Советлар Союзы Герое, шагыйрь Муса Җәлил бюстын ачу тантанасы узды
Бишкәк шәһәрендә Советлар Союзы Герое, шагыйрь Муса Җәлил бюстын ачу тантанасы узды

Бишкәк шәһәрендә Советлар Союзы Герое, шагыйрь Муса Җәлил бюстын ачу тантанасы узды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Кыргызстан Республикасы Бишкәк шәһәрендә. Биредә Советлар Союзы Герое, шагыйрь Муса Җәлил бюстын ачу тантанасы узды.

Чарада шулай ук Кыргыз Республикасы Министрлар Кабинеты Рәисе урынбасары Эдиль Байсалов , Россиянең Кыргызстандагы илчелеге киңәшчесе, «Росхезмәттәшлек» (Россотрудничество) федераль агентлыгының Бишкектагы вәкиллеге җитәкчесе Альберт Зульхарнеев катнашты.

Васил Шәйхразыев тантаналы чара кунакларын сәламләде.

– Совет солдатлары Бөтен Европаны азат итте, һәм менә инде 79 ел без җиңүебез белән горурланабыз. Һәр халыкның үз геройлары, әмма шул ук вакытта безнең Муса Җәлил кебек уртак геройларыбыз бар, – диде ул үзенең чыгышында.

Кыргыз Республикасы Министрлар Кабинеты Рәисе урынбасары Эдиль Байсалов 29 нчы номерлы мәктәпкә Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемен бирүне Хөкүмәт һәм мэрия тарафыннан хупланачагына өмет белдерде.

Алга таба чарада шагыйрьнең тормышы турында искә алдылар, аның әсәрләрен укыдылар.

Муса Җәлил Совет татар шагыйре һәм журналисты, хәрби хәбәрче. Бөек Ватан сугышында катнаша, ә 1942 елда нацистлар кулына әсирлеккә эләгә, анда яшерен төркем оештыра һәм хәрби әсирләрнең качуын оештыра. 1944 елда Берлинда җәзалап үтерелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*