Чиләбе өлкәсенең Кунашак районы Бәгәрәк Тамак авылында, Бәгәрәк урта гомуми белем бирү мәктәбендә 2025 елның 17 февралендә бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 119 ел тулуга багышланган тантаналы линейка узды.
Исегезгә төшерәбез, Э.Р. Газизова һәм авыл халкы инициативасы, иганәчеләрнең актив эшчәнлеге, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев ярдәме белән 2024 елның 1 ноябрендә Бәгәрәк Тамак авылында Муса Җәлилгә һәйкәл куелды.
Укытучылар Мөхәммәтҗанова Ирина Шәйхислам кызы һәм Гатиятуллина Марина Рәис кызы укучылар белән әдәби-музыкаль композиция әзерләделәр, балалар татар һәм рус телләрендә шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар.
Мәктәп директоры Кәримова Фидалия Рәис кызы киләчәктә бу линейканың традициягә әверелеп, ел саен Хәтер линейкасы буларак үткәреләчәген билгеләп узды. Шулай ук линейкада Бәгәрәк Тамак авылының иҗтимагый оешма рәисе Газизова Эльза Рәхимҗан кызы чыгыш ясады һәм укучыларны котлады.
Чаралардан соң Муса Җәлил бюсты янына чәчәкләр салу акциясе узды.
Эльза Газизова