tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Спектакль шаккатырды
Спектакль шаккатырды

Спектакль шаккатырды

Президентыбыз карары нигезендә гамәлгә куелган “Гаилә елы” уңаеннан һәм көзнең икенче аенда билгеләнеп үтүче Өлкәннәр айлыгы кысаларында 27 октябрь көнне Дзержинск шәһәренең Свердлов исемендәге мәдәният йортында зур мәдәни чара гөрләп узды. Химиклар шәһәре татарларының җирле милли-мәдәни автономиясе тырышлыгы һәм ярдәме белән (рәисе Рамил Надюков) оештырылган чарада Татарстан Республикасының Апас районы халык театры артистлары Туфан Миңнуллинның „Диләфрүзгә дүрт кияү” исемле музыкаль комедиясен күрсәтте.

Биредә гомер итүче мил- ләттәшләребез спектакльне бик җылы кабул итте – ба- шыннан алып ахыргача тын калып, бер сулышта карады.

Актерларның үз ролен оста итеп уйнавы, җир йөзендәге иң көчле хис – мәхәббәт ту- рындагы эчтәлекле сюжет, матур декорацияләр һәм күз явын алырлык костюмнар – болар барысы да күңел түренә үтеп керде һәм тамашачыга гаҗәеп хис-кичерешләр бүләк итте. Ә иң мөһиме – спектакль саф татар телендә күрсәтелде. Һәркайсыбыз бу көнне әйтеп бетергесез уңай энергия алды, чөнки спектакль дәвамында залда чебен очкан тавыш та ишетелмәде, ахырда бары- сының да аягүрә торып ал- кышлавы да моңа бер дигән дәлил!

Форсаттан файдаланып, бе- ренче итеп спектальне кую мөмкинлеген тудырганнары өчен автономиянең даими яр- дәмчеләре, хөрмәтле меце- натларыбыз Ринат Реймовка һәм Хафиз Мусинга, шулай ук мәдәният йортын бушлай биргән Свердлов исемендәге завод директоры Наил Гиниятовка зур рәхмәтләремне белдерәм, үзләренә һәм гаиләләренә тыныч тормыш, ныклы сәла- мәтлек, күңел җылысы һәм иминлек телим.

Автономиябез, барлык дзер- жинсклылар, кунаклар һәм шәхсән үз исемемнән Татарстан Республикасы Апас муниципаль районының халык театры коллективына, шәхсән аның режиссёры Земфира Нурәхмәт кызы Мөхәммәтшинага безгә якты атмосфералы бәйрәм бүләк иткәннәре, югары һөнәри осталык дәрәҗәләре нигезендә күңелле хисләр уятканнары, сәхнәдән әдәби туган теле- безне ишетү мөмкинлеге тудырганнары, кызыклы һәм эчтәлекле сюжет белән сөен- дергәннәре өчен аерым зур рәхмәтемне белдерәм.

Россия төбәкләрендә, шул исәптән Түбән Новгород өлкә- сендә дә, милли мәдәниятне саклап калу һәм үстерүгә зур өлеш керткәне өчен Апас районы мәдәният бүлеге җи- тәкчесе Рөстәм Хасип улы Мингазиевка рәхмәтләрнең иң олысы.

Без барыбыз да татарлар, бер халык балалары, диалект белән генә аерылабыз. Татарс- таннан еракта яшәсәк тә, телебезне, мәдәниятебезне, тра-

дицияләребезне һәм гореф- гадәтләребезне шулай ук ка- дерлибез һәм хөрмәт итәбез. Киләчәктә дә шулай булсын иде! Һәркемгә озын гомер, иминлек һәм уңышлар телим!

Тамашачыларның ягымлы ка- рашлары, көчле алкышлары, истәлекле бүләкләре Апас халык театры артистлары кү- ңелендә озак сакланыр дип ышанып калам!

Яңа очрашуларга кадәр, дус- лар!

Зөһрә АБДУЛИНА,

җирле татар автономиясе рәисе урынбасары.

Дзержинск.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*