Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Татарстан Дәүләт Советына юлламасында татар халкының үсеш стратегиясен эшләп, аны кабул итү кирәклеге турындагы тәкъдимен истә тотып, стратегиянең төп юнәлешләрен билгеләгән эскизны тикшерү,фикерләрне туплау максатыннан, Бөтендөнья татар конгрессы зона пленар киңәшмәләренең чираттагысын бүген Буа районында уздырды. Татар халкы тарихында тирән эз калдырган күренекле уллары һәм кызлары булган Буа районы киңәшмә кунакларын бу юлы да матди яктан да, рухи һәм сәнгати яктан да сокландырды. Рәсем сәнгатенең күренекле вәкиле Бакый Урманче, татар халкының данлыклы уллары бертуган Шәрәфләр, Борһан Шахиди, Гомәр Гали, Гомәр Толымбай, академик Роальд Сәгъдиев кебек шәхесләрнең эшен бүген кемнәр дәвам иттерә икән? дигән сорауга кунаклар сөендерерлек җаваплар алды.
Буа муниципаль районының социаль объектлары белән танышкач та, яхшы тәэсирләр генә озата барды. 1нче сәнгать мәктәбе,”Ак каен” балалар бакчасындагы сабыйларның матур чыгышы белән башланган иртә, академик Р.З.Сәгъдиев исемендәге рус мәктәбендә(директоры С.Е.Победимская) дәвам итте.Рус телле мәктәптә безне милли киемле укучылар, өздереп татар биюләрен башкарган, саф татар телендә аралашкан, уен дәресләр күрсәткән укучылар каршы алды. Бу мәктәпнең бренды булып, Татарстанның халык шагыйре ”Алтын Казан”,”Алтын Урда”,”Кара пулат”,”Сөембикә” операларының либреттоларын иҗат иткән Ренат Харис исемендәге “Сәнгатьне күрү музее”санала. Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә музей район һәм республика күләмендә генә чаралар уздырып калмыйча, төбәкара фәнни –гамәли укулар оештыра, татар халкының шәҗәрәләрен, гореф-гадәтләрен, милли үзенчәлекләрен өйрәнүдә үзеннән зур өлеш кертә.
“Сәнгатьне күрү музее”н оештыручы Татарстанның атказанган укытучысы, шагыйрә Гөлнур Айзетуллова конгресс кунакларына татар халкының үсеш стратегиясе юнәлешләрендә музей эшчәнлегенең алыштыргысыз булуы турындагы фикерләрен әйтеп, рәхмәт сүзләрен җиткерде.Мәктәпнең холлындагы күргәзмә дә Буа төбәгендә оста куллы,тырыш халык яшәвен күрсәтерлек итеп оештырылган иде. Буа җирен Рәсәйгә таныткан Буа драма һәм сатира театры артистлары, аның директоры Татарстанның халык артисты Раил Cадриев стратегия юнәлешләрендә театр белән бәйләнеш булырга тиешлеген искәртеп чыгыш ясады.
Пленар киңәшмә төштән соң, милли мәдәни үзәктә үзенең эшен дәвам иттерде. Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев пленар киңәшмәләрнең максатын аңлатып:
-Татар халкының үсеш стратегиясен ныклап язып, эшкә җиккән булсак, халкыбызга үз фикерләрен әйтергә, тәкъдим бирергә урыннарын калдырмый идек. Без башка юл белән киттек.Август аена кадәр стратегия юнәлешләре буенча фикерләрне туплыйбыз, аннан соң гына карар кабул итәчәкбез,-диде.
Татар халкы тарихы динебездән аерылгысыз. Пленар киңәшмәдә ихлас әйтелгән киңәшләре һәм догалары белән Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин да чыгыш ясады. Утырышта катнашучы Татар энциклопедиясе институты директоры татар тарихы белгече, галим, педагог Искәндәр Аяз улы Гыйләҗев үз чыгышын:
-Тарихыбызны барлап,хата-җитешсезлекләребезне аңлап,аның киләчәген кайгырту хакына һәркем үзеннән өлеш кертергә тиеш!-дип йомгаклады.
Трибунага күтәрелгән шагыйрь Ркаил Зәйдуллин:
Бер йодрык булып тупланырбыз,
Язгы ташкын булып кузгалырбыз,
Без бергә бит- бергә,иңгә –иң!-дип залдагыларны уйланырга мәҗбүр итте.
Фәрид Фәиз улы Мифтахов
Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге оешмасы җитәкчесе