Шундый көнгә төштек, мин яшәгән шәһәрдә татарча газета-журналлар сатып алып була торган бердәнбер урын калды. Ул да булса Үзәк хастаханә системасының хирургия бүлегенә керү юлындагы вестибюль(!). Монысы бер күңелсез хакыйкать булса, икенчесе – шул “нокта”дагы киштәләрдә бәндәне уйландырмый, ә бары күңелен ачтыра, ял иттерә торган кечкенә форматлы газеталарның күплеге.
“Гайбәтче”дән башлап, “Себерке”гә чаклы барысы 15ләп шундый газета санап чыктым. Һәрберсе 3-4 данәдә. “Ватаным Татарстан”, “Мәдәни җомга”, “Шәһри Казан” кебек җитди басмалар, ятим балалар кебек, ни өчендер бераз читтәрәк һәм азрак санда. Кыскасы, халыкның күпчелеге ни-нәрсә укыганы шушы “нокта” мисалында шактый ачык күренә.
Әлеге фактның бераз төбенәрәк төшәсе килә. Телебезне, халкыбызны файдаланып кемнәрдер кесә калынайта. Кайберәүләр әйтер: калынайтсын, сорау (спрос) булганда тәкъдим итүче табыла ул, дияр һәм, бәлки, күпмедер хаклы да булыр. Тик андый матбугат тудыручылар милләткә зыянга эшләүләрен – гавамне затсызландыру, начар зәвыкка өйрәтүләрен аңлый микән? Юләр түгелләр, аңлыйлардыр. Әмма алар обывательнең акыллы язмаларын укып баш катырганчы, җиңелне – кемнеңдер урын-җир, түшәк пычрагы, шуның ише белән туенырга яратуын яхшы белгән хәлдә, шул гөнаһлы ихтыяҗны эксплуатацияли. Халыкны ил-көн проблемаларыннан читләштерә, милләтнең иртәгесенә төкертеп, киләчәген шик астына куеп акча эшли.
Киләчәккә карамыйча, иртәгә өчен ишәк кайгырсын, дип ваемсызлар гына яши. Андый яшәеш “сары” мәгълүматны ишәйткән затларга, андагы чүп-чарны йотып барган катлауга гына кагылса икән. Ул милләтнең аңлырак өлешенә дә күпмедер хас сыйфат түгелме? Татар, яхшы шахматчы кебек, берничә йөреш алдан күрәсе урында, күп вакыт су керә башлагач кына йөзеп китә. Үсеш стратегиясенә дә без телебез ихтыярига калгач, доку-ментның мөһимлеге хакында Президент әйткәч кенә алынмадыкмы? Аңарчы ни карадык?
Татар яхшы тактик, әмма начар стратег. Сәбәбе дә ачык: биш йөз елга якын сузылган басым, башка халык кулында яшәү аны даими җайлашып торырга өйрәткән. Яраклаша белү дә күпмедер кирәктер. Теләсә нинди шартларга җайлаша, күнә белгәндә генә исән каласың. Тик гомер буе тактика белән генә яшәү, киләчәкне күзалламау, алдагы елларга бурычлар куймау, аларны үтәү өстендә эшләмәү – ул заманнан, аның таләпләреннән һәрчак берничә адымга артка калып бару бит. Киләчәкне планлаштырмауның бетүгә юл икәненә без соң төшендек. Төшендек һәм соң булса да уң булсын бу гамәлебез, диясе килә. Ә тактика – максатка илтүче көндәлек эшләр, анысы нәкъ менә стратегия нигезендә алып барылырга тиеш. Бу – кагыйдә. Бит стратегия шуның өчен дә стратегия, шуның өчен дә языла: һәр җаваплы очракта, һәр хәлиткеч адым алдыннан без шул документка багарга тиеш. Стратегия безне бүгенге көн белән яшәүдән, хәзерге катлаулы заманда алга капшанып барудан, абыну-егылулардан, тактик хаталардан, очраклы адымнардан аралап торачак маяк булсын иде. Ни генә димә, стратегия җиренә җиткерелеп, аны милләтнең билгеле бер өлеше – актив өлешенең аңына сеңдерә алабыз икән, бу татар тарихында иң олы казанышларның берсе булачак.
Һәм биредә мәгълүмат чараларының роле ифрат та зур. Мәгълүмат кырының, газетамы ул, радио-телевидениеме, интернетмы – халыкка йогынтысы абсолют. Юкка гына: “Мәгълүмат чаралары кем кулында – дөреслекне шул билгели”, – димиләр. Бу формула дөреслек булмаганда да эшли. Безгә исә чын дөреслекне халыкка җиткереп тору ләзем. Республика мәгълүмат чараларында милли үзаңга йогынтылы язмаларны, тапшыруларны – тарихи, әдәби, милли-аналитик, сәяси контентны ныклап арттырасы иде. Мәгълүмат аша татарда ныклы үзаң тудыру Үсеш стратегиясенең төп юнәлешләреннән берсе булыр дип ышанасы килә…
Алда искәртелгән басмаларны закон буенча тыеп булмый. Әмма аларның хуҗаларын оялтудан, зыянлы эш белән шөгыльләнгәннәрен даими искәртеп торудан татар зыялысын, җитди газета-журналларыбызны кем тыя? Хакимияткә каршы сүз сөйләсәләр, аларны инде күптән ябарлар иде. Милләт мәнфәгатенә каршы – ярый, сүз әйтмиләр. Яхшы бит: укучы уйланмый, гайбәтне йотып куя да властька дәгъвасыз гына яши бирә. Андыйлар үсеш стратегиясе турында да йә бөтенләй белми яки, белеп тә, һушы китми. Алар бүксә кайгысы – җыя алган чаклы мал җыю һәм күңел ачу уе белән яши. Татарга андый “икмәк” һәм ”тамаша”дан читләшәсе иде.