Тинчурин театры мәктәп укучылары һәм студентлар арасында яңа проект эшли башлавы турында хәбәр итә. Ай дәвамында үсмерләргә һәм яшьләргә Пушкин картасы белән Рәшид Зәгидуллинның “Без – 41 ел балалары” һәм Туфан Имаметдиновның “Асылкош” спектаклен карау мөмкинлеге бирелә.
Бу ай кысаларында Тинчурин театры үзенең спектакльләрен Татарстанның башка шәһәрләре һәм районнарында да күрсәтергә планлаштыра. Театр музеена экскурсияләр дә планлаштырыла. Пушкин картасы – студентларга, укучыларга сәнгать белән танышу өчен бик яхшы мөмкинлек. Һәм аны дөрес куллана белү бик мөһим.
Шушы айлык кысаларында балалар көне дә оештырылачак. 27 мартта – Бөтендөнья театр көнендә – Туфан Имаметдиновның «Асылкош» спектакле күрсәтеләчәк. Спектакль алдыннан танылган татар дизайнеры Наҗия Галимованың мастер-классы да оештырылачак.