Төмән өлкәсе Сабантуе Вагай районында булды. Бәйрәмдә район җитәкчелеге су басудан зыян күргән Тугыз авылында яңа мәчет һәм мәктәп төзеләчәген белдерде.
Төмән өлкәсендә Сабантуйлар себертатарларның төйдереп биюе белән башланып китү – үзгә гадәт. Нинди генә бәйрәм булмасын, себертатарлар башта мәйданга чыгып биеп ала. 16 июльдә Вагай районында милли бәйрәмнең үтүе дә быел бу төбәктәге татар авылларын су басуга бәйле иде. Күп урында әле яңарак кына чәчүләр төгәлләнде.
Сабантуйда район башлыгы Рамай Сөнгатуллин су басу зур зыян салган Тугыз авылында яңа мәчет һәм мәктәп төзеләчәк дип белдерде. Сабантуйда катнашучылар арасында бу сайлау алды вәгъдәсе булып калмаса ярар иде диючеләр дә булды. Русия Думасына сайлау алды кампаниясе барганга күрәсең, милли бәйрәмгә Төмән өлкәсе түрәләре дә килгән иде.
Бәйрәмдә татарлар күпләп яшәгән барлык районнардан да катнаштылар. Өлкәдә андый районнар тугыз. Сабантуйда алар үз чатырларын корып милли ризыклары белән кунак иттеләр. Казанда табан балыгы ухасы, пылау, шурпа (себертатарлар шулпаны шурпа дип әйтә) пеште. Вагай яклары дәү итеп бавырсак пешерү белән аерылып тора. Мондый зур кәчтрүн кадәр бавырсакларны бүтән бер җирдә дә очратмассың. Бавырсак пешерү серләре буыннан буынга тапшырыла.
Вагай районында һәр авылда диярлек фольклор ансамбле эшләп килә. Бәйрәмдә кичкә кадәр аларның чыгышлары яңгырап торды.
“Мирас” оешмасы җитәкчесе Луиза Шәмсетдинова Күчем хан һәм ханбикә Сүзге белән бергә себертатарлар тарихына сәяхәткә чакырды. Себертатарларның борынгы башкаласы Искер булган җирдә мемориал комплексны торгызу, тарихи ядкарьләрне саклау гына түгел, ә коткару кирәклегенә басым ясалды бу сәяхәт вакытында. Әмма бәйрәм кунакларын проблемнар түгел, ә күңел ачулар үзенә тартты. Мәйданның икенче ягында милли уеннарда көч сынаштылар. Шома баганага да менделәр, көрәштеләр дә, аркан да тартыштылар.
Азат Камалиев бәйрәмгә дуслары белән Төмәннән үк килгән. Аркан тартышуда аларга тиңнәр булмады. “Безнең дуслар, туган-тумачалар бөтен өлкәгә таралган. Сабантуй күптән күрешмәгәннәрне очраштыра. Вагайга кадәр 340 чакрым безнең өчен ерак ара түгел. Мәдәниятебезне үстерү, балаларыбызга иңдерү өчен катнашабыз без бу бәйрәмдә”, ди Камалиев.
Төмән өлкәсендә күренекле сөяк кырып һәдияләр ясаучы, җырчылар Хәсән һәм Хөсәен Арангуловларның әтиләре Арслангәрәй шәех истәлегенә оештыра торган “Арангул батыр” ярышлары Сабантуй бәйрәмен дәвам итте.
“Азатлык” радиосы
Фото “Сельский труженник” Вагай район газетасыннан алынды