Су буе… Балачакның күпме истәлекләрен саклый ул! Язын ташу карарга җыелулар, җәйләрен чыр-чу килеп су коенулар. Хәер, бала-чаганың гына түгел, өлкәннәрнең дә күпме вакыты су буенда үткән: көмеш сулы чиста елгаларда ак керләр чайкарга, ком белән самовар агартырга әбиләр су буена барганнар.

Борынгы бабаларыбыз авылларга нигез салганда, елга, күл буйларына урнашырга тырышканнар. Чөнки ул заманнарда хәзерге кебек краннан су агып тормаган. Суны елгадан ташыганнар, юасы әйберләрне шунда алып төшеп юганнар. Дуслары булмаганга, җәйге челләләрдә басу-кырлардан кайтып елгага төшеп су кереп, авылның мең дә бер авыр хезмәтен үтәп яшәгәннәр. Һәр авылның елгасы яшәү, чисталык чыганагы булып торган. Яшьләр анда кичен җыелып күңел ачканнар, төрле уеннар уйнаганнар, табышканнар, вәгъдәләр бирешкәннәр, кавышканнар.

Су буенда күбесенчә җырлы-биюле күмәк түгәрәк уеннар уйналган. Гармунчыга кушылган җыр-бию авазы бер генә дә тынып тормаган. Йола, гореф-гадәтләребезне искә алып районыбызда да бәйрәмнәр оештырылып тора. Капка төбе, Урам җыены, Чәй көне, Кычыткан, Кабак, Бәрәңге бәйрәмнәре, Чишмәле җәннәт, Яңа уңыш түгәрәк уеннары актив кереп бара. Җырга-моңга сусаган, гармун тавышын ишетергә, җырлап-биеп күңел ачарга, аралашырга теләгән өлкән буын кешеләре дә, яшьләребез, бала-оныкларыбыз да килә әлеге бәйрәмнәргә. Рухи байлык, күңел күтәренкелеге, милли тәрбия, яңа хис-тойгылар алып китә халкыбыз.
Менә шушындый бәйрәмнәрнең берсе “Су буенда түгәрәк уен” диеп аталганы районыбызның Коры Көрнәле авылында булып узды. Бәйрәм Мәдәният йорты каршындагы Пәти буасы диеп аталган күл буенда үткәрелде. Коры Көрнәле районыбызның иң матур татар авылларының берсе. Ул урман, тау, елга, күлләргә бай булып табигатьнең иң сихри җиренә урнашкан. Авыл ерактан ук табигатьнең гүзәл бер почмагы булып күренеп тора.

Шушы авылда гомер итүче Рәмис әфәнде Вәлиев яраткан җыры “Авыл кызы”н гармунга кушылып башкарды. Кыр Шынталысыннан Алим абый Миндубаев гармун телләренә җайлы гына басып җырчыларга, биючеләргә гармун уйнап торды. Теләге булган һәр кеше җырлады, биеде, күңел ачты. Бәйрәмнең иң күңелле мизелләре “Чыбыркы шартлату”, су буенда күмәк “Кульяулык” уены, шунда ук балык тотып уха пешереп халыкны сыйлау, әйләнә ясап “Су буенда учак яна” җырына кушылып уйнап-бию булды. Гомумән, бәйрәмгә килгән һәр кеше сөенеп, рухи азык алып, бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт әйтеп кайтып китте.
Заманабыз алга бара. Без дә, аннан калышмаска тырышып алга атлыйбыз. Зур әнием әйтеп калдырганча, машина тизлеге белән яшибез. Социаль челтәрләрне өйрәнәбез. Инстаграм белән ватцапта аралашабыз. Күңелле, бер карасаң… Шулай да, милләтебез, рухи байлыгыбыз күңел түрендә. Халкыбызның асылы – аның гасырлардан килгән, канга сеңгән мәдәниятендә. Менә шуны югалтмасак иде. Бер – беребезне күргәндә саулык теләп исәнләшсәк, хәл белешсәк, ул-кыз, оныкларыбызга да милләтебезнең рухи азыгын үз телебездә тапшырсак иде. Мизгелгә генә балачакка, яшьлеккә алып кайта торган бәйрәм-чараларыбыз үткәрелеп торса иде.
Су буенда учак яна…
Хәтирәләр кебек якты.
Кайттым кебек яшьлегемә,
Таптым кебек балачакны…
Алсу Нәҗметдинова
“Ак калфак” җитәкчесе.
Алексеевск районы