2017 елда Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап, тыл хезмəтчəннəренə тирəн хөрмəт һəм рəхмəт йөзеннəн “Сугыш чоры балалары” дигəн проект башлап җибəргəн идек. Аның максаты – сугыш башланганда бала яки яшүсмер булган кешелəр белəн очрашып, шушы елларда һəм аннан соң нинди авырлыклар кичерүлəре турында сорашу, ислəрендə калган хатирəлəрен тыңлап, аларны яшь буынга мирас итеп җиткерү. Шуның кысаларында, 2017-2020 елларда Түбән Новгород өлкәсенең Сафаҗай, Иске һəм Яңа Мочали (Пильна районы), Кочко-Пожар, Печə, Грибан (Сергач районы), Татар Моклокасы (Спас районы), Красный Остров (Сечен районы), Атяравыл, Кызьмавыл, Яндавишча, Чүмбəли, Кызыл Ярда (К.- Октябрь районы) булып, анда яшəүче сугыш чоры балалары белəн аралаштык һəм аларның хəтер-хатирəлəрен язып алып, “Туган як”та бастырдык. 2021 елда бары тик бер авылда – Шөбиледə генə булырга туры килде, чөнки илебездə, шул исəптəн безнең төбəктə дə, коронави- рус инфекциясе сəбəпле пандемия игълан ителеп, аңа каршы көрəш чарасы буларак, чиклəүлəр һəм санитар- эпидемиологик талəплəр кертелгəч, бу проектны туктатып торырга мəҗбүр булдык. Ниһаять, ковид йоктыру очракларының кимүе белəн, аңа бəйле чиклəүлəр гамəлдəн чыгарылды һəм югарыда телгə алынган проектыбызны янəдəн башлап җибəрдек. 2020 елда Камка авыл администрациясе безнең соравы- быз буенча үз җирлеклəрендə теркəлеп гомер кичерүче (1935 елга кадəр туган) 23 тыл ветераны кергəн исемлек биргəн иде. Кызганычка, бүген аларның 12се арабызда юк инде. Биредə яшəүче 11 сугыш чоры баласының безгə 6сы белəн сөйлəшергə насыйп булды (өчесе əлегə Мəскəүдə, икесе авыру). Форсаттан файдаланып, тиешле мəгълүмат белəн тəэмин иткəн өчен Камка авыл администрациясе башлыгы Наил Какушкинга һəм безне озатып йөргəн социаль хезмəт күрсəтү белгече Фаилə Курмаевага редакция исеменнəн олы рəхмəтлəребезне җиткерəбез.
КОЛХОЗ АТЫН ҖИГЕП ЙӨРДЕМ
Вəлиулла абый КАРИМОВ Камкада яшəүче сугыш чоры балаларының иң олы кешелə- ренең берсе. Ул 1929 елның 20 ноябрендə туган. Без аны капка төбендəге эскəмиядə утырган килеш очраттык. Танышып, хəллəр белешеп анардан Бөек Ватан сугышы елларын искə төшерүлəрен сорадык. 93 яшендə булуына карамастан, бу чорны ул əлегə яхшы хəтерли һəм хатирəлəре белəн бик телəп уртаклашты. – 1941 елның 22 июнендə иртəн үк инде авыл буйлап начар хəбəр таралды. Борчуга һəм куркуга бирелгəн ха- лык колхоз конторы алдына җыелды. Кызганычка, имеш-мимешлəр юк сүз булып чыкмады. Колхоз рəисе Камəл Абдуллов райкомга шалтыратып белешкəч, Германия гаскəрлəре Советлар Союзына һөҗүм иткəнен белгертте. Шул минуттан халык өчен бөтенлəй башка тормыш башланды. Һəркайсы начар уйлар белəн башын иеп кайтты. Беренче көннəн үк ир-егетлəр дошман белəн көрəшергə дип, фронтка китəргə телəклəрен белдереп, хəрби комиссариатка мөрəҗəгать итте. Алар урынына колхозда эшлəргə яшүсмерлəр җигелде, шул исəптə мин дə. Хатын-кызлар бала-чаганы жəллəп, үзлəре кара тиргə батса да, авыр эшлəрне бездəн эшлəтмəскə тырышты.
Буйга үсеп җиткəч, миңа ат бирделəр. Шуны җигеп сукалый, чəчə, себерə идем, ерак сəфəрлəргə дə барырга туры килде. Тиф белəн чирлəүче авылдашларымны арбага төяп Уразавыл хастаханəсенə күп тапкыр озаттым. Кайтканда үле гəүдəлəрне алып килə идем. Бер тапкыр төнгə кадəр барып җитə алмадым, ат та нык арыды, шуңа Янау- га җитмичə мəетлəр янəшəсендə кунарга туры килде. Аннары колхоз идарəсе йөклəмəсе буенча Сергачка ягулык, запас чаcтьлəр алырга еш йөрдем. Шулай нужа-мəшəкать, көч- хəл белəн 4 ел җəфа чиктек. Ниһаять, Бөек Җиңү көне җитте. Контор алдына митингка җыелган халыкны шушы истəлекле көн белəн колхоз җитəкчелəре, аксакаллар котлады, – дип искə алды Вəлиулла ага. 1949 елда ул армия сафларына алына һəм дүрт ел Таллин шəһəрендə хəрби хезмəтен үти, махсус патруль составында Эстония башкаласында тəртипне саклый. Авылга кайткач, колхозга механизатор булып эшкə урнаша һəм бу вазифада намус белəн 40 ел хезмəт итə. Шушы сүзлəрен дəллилəп, пиджак кесəсеннəн беренче дəрəҗə тракторчы-машинист таныклыгын да чыгарып күрсəтте. Шул документ- та аның бөтен хезмəт биографиясе язылган. 1956 елда авыл кызы Рабия белəн гаилə корып, бер кыз һəм бер малай тəрбиялəп үстереп, олы тормыш- ка озаталар. Бүген Əнисə авылда, ə Шамил башкалада төплəнгəн. Вəлиулла аганың хəлəл җефете үткəн елның җəендə вафат булган, шуңа кыш айларын ул улы карамагында Мəскəүдə үткəргəн, авылга алар күптəн түгел генə кайтканнар. Без барган көнне һава торышы җылы һəм уңай булганга, хөрмəтле ветеран чиста авыл һавасын суларга урамга чыккан иде, ə улы Шамил йорт тирəсен тəртипкə китерү белəн мəш килеп йөрде. Нəкъ дисəң, кунакларны каршы алырга кирəк. Ураза гаетенə, Бөек Җиңү көненə Вəлиулла аганың барча гаилəсе җыелачак.
СУГЫШ БАЛАЧАГЫБЫЗНЫ УРЛАДЫ
Сугыш чорында бала булган, аның михнəтлəрен өлкəннəр белəн тигез кичергəн, Бөек Җиңү көнен якынайтуга, җимереклеклəрне торгызуга үзеннəн өлеш керткəн Камканың тагын бер хөрмəтле карты Фəймə Фаттях кызы МАНГУШЕВА 10 январьда 90 яшен тутырган.
– Сугыш безнең күңеллəрдə бик куркыныч һəм искə төшерергə телəми торган əйбер булып калды. Сугыш башланганда, миңа нибары тугыз яшь иде. Ул миллионлаган кешелəрнең гомерен генə түгел, ə сабый балаларның да балачагын, шат- лыкларын урлап, һəр көнен борчу- хəсрəткə, ачлыкка, ялангачлыкка төрде, – диде Фəймə апа авыр сулап. Ул 1932 елда гади эшче гаилəсендə туып-үскəн һəм бар гомерен туган ягында уздырган. Ишле булган гаилəдəн бүген бертуган энесе Ханəфи белəн икəү генə исəн-саулар, хəтта игезəге Нəймə дə күптəннəн вафат инде. Гаилəнең көнкүреше заманасына күрə артык җитеш булмаган. Əтилəре Фаттяхны сугышка озатканнар. Алты баланы əнилəре Мəликə ашата, киендерə, ач-ялангач итмəскə тырыша.
– Ул елларда бөтен кеше зур кыенлыклар күргəн. Əнилəр дə зур авырлыклар кичереп, ачлыкка түзеп яшəгəн. Ашаган əйберлəре кычыткан, алабута, черек бəрəңге булган, дип сөйлəгəннəре истə. Кече яшьтəн колхоз кырларын эшкəртергə чыгара булганнар үзлəрен. Балалар күбəү һəм гел ашыйсылары килгəнгə, əбиебез иртə торган саен, кичкə нəрсə пешерим икəн, дип борчыла булган, – дип кыска гына сөйлəп узды Фəймə апаның кызы Мөфия. Фəймə апа ачык йөзле, бик уңган, алдынгы сыер савучы булып торган, чөгендер кырларында да эшлəгəн. Гомерлек балта остасы һəм күркəм холыклы тормыш иптəше Фатех белəн дүрт бала тəрбиялəп үстергəннəр. Бүгенгə иң зур куанычы булган ун оныгы, сигез оныкчыгы да бар инде. Олы улы Ханиф кына ана кешенең йөрəк түрендə мəңге онытылмаслык яра калдырып вакытсыз вафат булган. Тормыш иптəшенең дə үлгəненə дүрт ел. Никадəр авырлыклар күрсə дə, яшəвен дəвам итə Фəймə апа һəм бүген кызы Мөфия кадер-хөрмəтендə матур картлык кичерə. Без аңа тыныч тормыш, сəламəтлек, бала-оныкларының тəүфыйклы булуларын, бергəлəп озак еллар яшəвен телəп калабыз.
ЗЕНИТЧЫЛАРНЫ АШАТТЫК
Сания апа МАНГУШЕВА 1935 елда Камкада туа. Бөек Ватан сугышы башлануга аңа 6 яшь була. Сабый чагына карамастан, ул канлы 1941 елның 22 июнь көнен хəтерли.
– Авыл халкы, аеруча хатын- кызлар күз яшьлəрен тыялмый үксеп елады бу көнне. Без, балалар, алда нинди кайгылы еллар көткəнне аңламасак та, əнилəргə карап, моңсуландык. Əтием каяндыр яраланып кайтты. Аның сугышта булуын төгəл белмим. Сорашмадым да никтер, бəлки фронттандыр, бəлки сугыш белəн бəйле эшлəрдə катнашкан- дыр. Ул елларда халыкны төрле эшлəргə күп куганнар. Əтием озак еллар колхозда бригадир булып эшлəде. Əнием белəн алар 8 бала үстерделəр. Бүгенгə якты дөньяда дүртəү генə калдык. Сугыш еллары бүгенгедəй хəтеремдə: ачлык, салкын, караңгы! Никтер бу чорның һəр көне соры төслəргə буялып, күңелемə кереп калган. Кич белəн, чыра кабызгач ук: «Корыгыз пəрдəлəрне, самолет очып, бомбага атар», – дип тəрəзə шакый иделəр. Салкын кыш. Авылыбыздан читтə урнашкан «Төпсез күл» янындагы калкулыкта Зенит кораллы урнаштырдылар, ə бу ут ноктасы солдатларын ашату безнең гаилəгə йөклəнде. Шушы максатка безгə он, бəрəңге һəм башка азык, хəтта ит тə бүлеп бирелде. Əнием белəн əбием ипи, шулпа, бəрəңге пешереп аларны сыйладылар. Зенитчылар арасында кызлар да бар иде. Солдатлар табын артына утыргач, безне дə чакыра иделəр, лəкин əнием рəхмəт белдереп, һəр чак баш тартты. Зенитчылар- дан соң, без ашый идек. Тик, ике атнадан соң алар киттелəр. Сугыш елларының кайсысы булгандыр, төгəл хəтерлəмим, кыш иде. Берничə тапкыр, авылыбыз буйлап, солдатлар узды. Кичкə калсалар, алар һəр йортта 3-4лəп куна иделəр. Хəрбилəрнең безне шикəр, ипи һəм тушенка белəн сыйлаганнары бүген дə күңелемдə якты мизгел булып саклана. Авылыбызда берничə урында радио ноктасы урнаштырылган иде. Шулардан 1945 елның 9 маенда сугыш беткəн хəбəрен ишеттек. Бу шатлыклы хəбəр бер мизгелдə авыл булап таралды. Бала булсам да, шушы минутларда бу көннең мөһимлеген ачык аңладым, – ди əңгəмəдəшем. Сугыштан соңгы авыр елларда Са- ния апа җирле колхозда сыер савучы булып эшли, тормышка чыккач, гомерен гаилəсенə багышлый. Алар тормыш иптəше Үмəр абый белəн 7 бала тəрбиялəп үстерəлəр. Хəзер балалары Мəскəүдə яши, һəр ай əнилəре янына кайтып, бөтен эшен башкаралар, азык-төлек, кирəк-ярак кайгыртып калдыралар. – Балаларыма мең рəхмəт! Игътибарларыннан һич тə ташламыйлар, яныма кайтып йөрилəр, көнгə берничə тапкыр шалтыратып, хəлемне белəлəр. Чирлəсəм, шул ук көнне килеп җитəлəр. Үзлəренə яшəргə чакыралар, барасым килми. Җыйган йортымны, туган авылымны ташлап китə алмыйм, – ди сугыш чоры баласы.
ТЫНЫЧЛЫКНЫҢ КАДЕРЕН БЕЛЕГЕЗ
МАҺИНУР апа КАРИМОВА турында үткəн елның көзендə 90 яшьлек юбилее уңаеннан газетабыз битлəрендə зур язма чыккан иде. Бүген аның Бөек Ватан сугышы елларына туры килгəн балачагына күбрəк игътибар итəчəкбез. Ул 1931 елда гаилəдə икенче бала булып дөньяга килə. 1937 елда əтисе Каюмны Уразавылга кибет мөдире итеп эшкə ала- лар, соңрак ул сельпо рəисе итеп билгелəнə. Əлбəттə, бу вакытка инде шактый ишəйгəн гаилəсе һəм əнисе белəн күченə ул анда. Җайга салынган тыныч тормышны сугыш җимерə. “Əнием ягулыкка тирес суккан вакытта, карт əниебез сугыш башланган кайгылы хəбəрне белгертте. Аннары төштə бөтен халык элемтə үзəгенə җыелып, Совет- лар Союзының халык комиссарлары киңəшмəсе рəисе Вячеслав Молотовның чыгышын тыңлады”, – дип искə алды 1941 елның 22 июнь көнен Маһинур апа Аның əтисен башта сугышка алмыйлар, 9 ай бронь белəн тора. Лəкин 1942 елның башында аңа повестка килə. “Гаилəмне Камкага озатыйм”, – дип өч көн отсрочка сораса да, рөхсəт бирмəгəннəр. “Карт əтиебез оныкларын арбага төяп, Уразавылдан өч көн Камкага ташыды. Элекке йортыбызга килсəк, хəйран калдык, түбəсе һəм диварлары гына калган иде, дияргə була. Солдатлар яшəгəн безнең өйдə, җылыныр өчен идəннəрне җимереп мичкə якканнар. Шунда яңадан яши башладык инде. Бакчага бəрəңге утырттык. Əни орлыкны чилəклəп күрше рус авылларыннан җəяүлəп җыеп йөрде. Төрле җитəкчелəр белəн сөйлəшеп, Смагин базасында əтинең киемнəрен сатып калдырып, акча табыштырып торды. Шул исəптəн безгə киемнəр, йортка кирəкле əйберлəр кайгырта иде. Шулай ачлы-туклы, нибарга риза булып яшəдек инде. Дошманны акрынлап куып китү белəн халык күңелендə сугыш тəмамлану өмете көчəя барды. Бөек Ватан сугышы беткəн хəбəр Камкага кичен генə килеп җитте. Көтү кайткан вакыт, халык мал-туарларын каршы ала. Шатлыклы хəбəр күршедəн-күршегə, өйдəн-өйгə күчə барды. Соңыннан гаилəлəргə ирлəре, туганнары, балалары кайта башлады, ə безнең əти эзсез югалды. Хəрби хезмəткə алынгач, нибары бер хаты килде. Киров өлкəсендə учебка узганнан соң, аны Смоленск фронтына җибəргəннəр. “16нчы көн дошман белəн көрəшəбез, ут эчендə йөрибез”, – дип белгерткəн. Кызганычка, əнинең хатын кире кайтарганнар, “Адресат выбыл” дигəн кыска җавап кына өстенə язылган булган. Нəкъ менə шул вакытларда Смоленск астында фашистлар белəн бик каты бəрелешлəр булган, меңлəгəн солдат бердəн кырылган. Шунда һəлак булгандыр да инде газизебез. Эзлəп карасак та, аның турында бернин- ди мəгълүмат табылмады. Əни алты баланы ялгызы тəрбиялəп үстерде. Хəлемнəн килгəнче аңа өй эшлəрендə ярдəм итəргə, туганнарымны тəрбиялəшергə тырыштым, – дип сөйлəде Маһинур апа. Сугыштан соң ул колхозга эшкə китə. Тырышып эшлəгəн өчен “Ударник коммунистического труда” исеменə лаек була, фоторəсеме “Хөрмəт тактасы”на эленə. 1957 елда авыл егете Гаязга кияүгə чыга һəм аның белəн дус-тату гомер итə, тик бəхетле, тигез картлык кичерергə язмаган үзлəренə – хəлəл җефете вафат булганга 30 ел инде. Бердəнбер кызлары Кадрия авылда төплəнеп кала, балалар бакчасында хезмəт итте. Ул əнисенə өч онык бүлəк иткəн, оныкчыклары да алтау инде. Унынчы дистəсен вакласа да, кызы Кадрия, кияве Рафаил чакырса да, үз йортын ташлап китəсе килми. Икесенə дə кадер-хөрмəттə тотканнары, ярдəмнəре өчен рəхмəт белдерə. Җəй көне инде Маһинур апаның йорты ялга кайткан онык- оныкчыклары белəн шау-гөр килə. “Сугышны күрергə язмасын сезгə, балакайлар. Тыныч тормышның кадерен белеп яшəгез. Хəзер теле- визордан Украинадагы хəллəрне карасаң, куркудан йөрəк кысыла. Җимерелгəн авыллар, шəһəрлəр, һəлак булган солдатлар, яраланган балалар, хатыннар. Бу бəла-каза, бу кайгы ватаныбызны, халкыбызны читлəтеп үтсен, дип Ходайга ялварып торам”, – дигəн сүзлəр белəн төплəде əңгəмəбезне язма героебыз.
ƏТИСЕЗ ҮСТЕК БЕЗ
Бу көнне Камкада танышырга насыйп булган тагын бер сугыш чоры баласы – Афия Малек кызы ПОНОМАРЕВА. 20 май көнне ул үзенең олуг гомер бəйрəмен – 90 яшьлек юбилеен каршы алачак, Аллаһы боерса.
Бераз дəһшəтле сугыш чорына туры килгəн балачагын искə төшерүен үтенгəч, ул: – Безнең баштан кичкəннəр куркыныч төш сыман… Əти- əнилəребез, əби-бабайларыбыз һəм сабый чаклары шушы ва- кытка туры килгəн безнең буын күргəнне Аллаһы Тəгалə дошманга да күрсəтмəсен иде. Минем өчен бу – гомеремнең иң авыр, иң начар чоры. Дөньяларыбыз имин, ил күгебез тыныч булсын! Соңгы вакытта күрше Украина җирендə барган махсус хəрби операция дə тиз арада туктатылсын, падишаһларыбыз үзара аңлашучанлык табып, яшь солдат- лар, гади халыкның гомерлəре юк- барга өзелмəсен иде. Безнең ата-бабайларыбыз бүгенге буын тыныч яшəсен өчен күпме көч түккəн, шуны алгы планга чыгарып, шушы тынычлыкны алда да өстен куеп яшəргə тырышырга иде, – дип сөйлəп китте əңгəмəдəшебез. Афия апа 1932 елда гади крестьян гаилəсендə җиде баланың төпчеге булып дөньяга килə. Əтисе Мəлек һəм əнисе Зəлифə тырыш, хезмəт сөючəн булалар. – Əти күп еллар Иваново шəһəренə йөреп эшли. Миңа бер яшь чагымда 16 яшьлек олы апам Зөлһиҗа тиф авыруы белəн чирли, озакламый шушы заман афəте ундүрт яшьлек Мөрщидə туганымны да аяктан ега. Аларны карарга дип, вакытлыча гына авылга кайткан əтиебезне дə читлəп узмый. Шулай итеп явыз чир сəбəпле, бер ай эчендə əниебез тормыш иптəшен һəм ике баласын мəңгелеккə озата, – дип искə алды Афия апа. Төп ашатучыларын югалткач, гаилəдəге барлык мəшəкать – акча һəм ризык табыштыру биш бала белəн тол калган Зəлифə ханым җилкəсенə төшə. Ана кеше балаларын ач, ялангач итмəс өчен көнне-төнгə ялгап колхозда, кырда эшли.
– Барлык хезмəт кул көче талəп итə иде. Шуңа да никадəр авыр булганын əниебез безгə белгертмəскə тырышты, биш баласын ялгыз күтəрде. Үсə төшкəч, олы туганнарга ияреп, без дə колхоз кырларыннан башак җыеп йөри башладык. Шуларны кесəлəргə тутырып, өйгə алып кайта идек. Чиратлашып тирмəн тартып, шушы оннан əни безгə юка пешергəнне түземсезлəнеп көттек. Биш балага тиешле өс һəм аяк киемнəре булмаганлыктан, укый да алмадык. Үсеп буй җиткəч үзебез инде чып-чын колхозчы булдык. Тор- мышлар əз-мəз рəтлəнə башлады кебек, – ди сугыш чоры баласы. 20 яшен тутырып буй кыз Афия авылдашы Ханəфи белəн матур гаилə корып җибəрəлəр, күплəп терлек асрыйлар, бакча үстерəлəр, лаеклы ялга чыкканчы җиң сызганып колхозда эшлилəр. Бер-бер артлы туган сигез балаларын хезмəт сөючəн, тəүфыйклы итеп тəрбиялəргə тырышалар. – Картым белəн 55 ел матур яшəдек, буш урында йорт торгызып, азбар җыйдык, бик күплəп мал-туар асрадык, ел саен 40 сутый бакча утырта идек. Тырыш хезмəтебез белəн балаларны аяк өскə бастырдык. Кызларыбыз Сания, София, Асия авылда төплəнеп калдылар, Ринат, Хамисə, Алсу үз бəхетлəрен шəһəрдə тап- тылар. Данирыбыз белəн Розабыз гына берсе 25, икенчесе 40 яшендə дөньябызны кара кайгыга салып ва- кытсыз бакыйлыкка күчте. Ханəфи белəн дə тигез картаерга насыйп булмады, үлгəненə 15 ел инде. Аларны сагынмаган, искə алмаган бер генə көнем дə юк, – ди Афия апа күз яшьлəрен сөртеп. 90 яшендə булуына карамастан, Афия апа камил акылында, аяк өстендə. Йорттагы эшлəрне дə үзе алып бара, хəтта бакча да утырта икəн. – Ходайга шөкер, кызларым ялгыз кундырганнары юк, йə үзлəре килə, йə мине килеп алалар. Ə көне буе үз йортымда əкрен генə тернəклəнəм. Онык-оныкчыклар өчен ел да ике чилəк бəрəңге, берəр түтəл кыяр, кишер утыртам, əнə суган орлыгы əзерлəп куйдым инде. Төп эшне балалар башкара, билгеле, ə кирəгендə күз салгалыйм инде, – ди əбекəй елмаеп. Бүгенге көндə Афия апаның иң зур сөенече – 22 оныгы һəм шул ук кадəр оныкчыгы. Җае чыккан саен барысы да газиз кешелəре янына җыела. Читтə яшəсəлəр дə, көн саен шалтыратып хəлен белешеп торалар икəн. – Бик күп авырлыклар күрсəк тə, Аллаһы Тəгалə бəхетле картлыкны да күрергə насыйп итте. Бүген бит һəр көнебез Гает бəйрəменə тиң, һəркайсыбызның өстəллəре сый- нигъмəттəн ташып тора. Тормышларыбыз да əйбəт, өйлəребез җылы – ут, газ, су кергəн. Шушы рəхəт тормышта, дөньяларга иминлек телəп, саулыкта-сəламəтлектə яшəргə Аллаһы Тəгалə Үзе насыйп кылсын иде. Төшлəргə кереп азаплаган сугыш афəтлəре бүтəн кабатланмасын, – дип сүзен тəмамлады Афия апа. Ə без, үз чиратыбызда, күп авырлыклар күргəн сугыш чоры баласы- на исəнлек-саулык, тыныч тормыш, бала-онык-оныкчыкларының кадер-хөрмəтен тоеп яшəвен телəп калабыз.
АЧЛЫКТАН СЫЕР КОТКАРДЫ
Ходай Тəгалə биргəн бар гомерен туган авылы Камкада уздыручы Хафиз Халил улы АБДЮШЕВ 1929 елда колхозчы гаилəсендə дөньяга килгəн, биш баланың икенчесе. “Туган көнем төгəл билгеле түгел, əнием Раштуада тудың, – дип əйтə иде. Димəк, ел башыныкы булам инде. Ə паспортка 24 февральнеке дип яздырдым”, – дип сөйлəп китте ул үзе турында һəм дəвам итте: “Əтием Халил колхозда ветеринар, ə əнием Мөршидə сыер савучы булып эшлəде. Сабый чакта балалар бакчасына йөрдем, 1936 елда тəүге тапкыр мəктəп бусагасын атлап кердем. Ул елда өч беренче класс җыелды, һəрбересендə диярлек 42шəр бала укыды. Сугыш башланганда миңа 12 яшьлəр чамасы булгандыр. Əтине фронтка алганнарын һəм бераздан хəбəрсез югалды дигəн кайгылы кəгазе килгəнне генə хəтерлим. Шулай итеп, əни биш бала белəн тол, ə без ярым ятим калдык. Əле ярый əтием ягыннан бик тырыш һəм үткен Мəрфуга əбием бар иде, ул безгə терəк-таяныч булып торды. Авырлыкларны байтак кичерсəк тə, ятимлек ачысын тойсак та, Аллаһыга мең шөкер, телəнеп йөрмəдек, ачка интекмəдек, чөнки сыерыбыз бар иде, шулай көн күрдек. Яшүсмер генə булсам да, бер минут та тик тормадым, гаилəдə иң олы ир-ат буларак (беренчебез кыз, аның арты ике малай, аннары тагын ике кыз бала), мəктəптəн кайту көе колхозга, нинди эш кушалар, шуны башкарырга йөгерə идем, чөнки əни белəн əбигə генə җиде җанны туендырырга, тормыш алып барырга, нужа куарга авыр иде”, – дип хатирəлəр йомгагын сүтте Хафиз абый. Авыл мəктəбендə җиде класс бетергəннəн соң, ул колхоз умарталыгына ярдəмче булып урнаша. “Анда өлкəн умартачы булып күрше авылдан Настя апа эшли иде. Булышканда аның һəр адымын күзəтеп, киңəшлəренə колак салып, бал кортлары тормышын өйрəндем, бу һөнəрнең серлəрен үзлəштерə бардым, тəҗрибə тупладым. Ул киткəннəн соң, əлеге урынны миңа тəкъдим иттелəр. Башта бераз каушап калсам да, җаен таптым, эшем көйле барды, сынатмадым, Сергач районында алдынгы умартачы бу- луга ирештем. Мин эшкə тотынганда умарталарның саны 25-30 чамасы булса, соңрак 300 башка җиткəн чаклары да булды, колхоз күплəп бал сатты”, – дип уртаклашты тыл ветераны башкарган хезмəте белəн горурланып. Заманында үз хуҗалыгында да 80гə якын умарта тоткан Хафиз абый. Шуңа өстəп, əле “алтын куллы” балта остасы да булган: байтак буралар бураган, бригада белəн йортлар, терлек каралтылары, мунчалар төзеп йөргəн, кыскасы, нинди агач эше бар, барысын да эшли белə. 1961 елда торгызган йортының да һəр кадагын үзе каккан, ясаган тəрəзə рамнарының пыялаларын да үзе ук куйган, һəрбер ишекне дə үзкуллап эшлəгəн.
Гаилəсенə килгəндə, насыйп ярын ерактан эзлəмəгəн, авылдашы Мөршидə белəн матур гына яшəп киткəннəр, хəлəл хезмəтлəре белəн үз көннəрен үзлəре тибəреп, тəртипле дүрт бала үстергəннəр, аларны сикəлтəле олы тормыш юлына чыгару өчен хəллəреннəн килгəн тик көч куйганнар. Равилə белəн Рамил тормышларын туган авылларында җайлаган, шунда гомер итəлəр, ə Наил белəн Рөстəм гаилəлəре белəн башкалада эшлəп көн күрə. Гомер сукмагыннан биш дистə елдан артык бергə атлаган җан юлдашы 2006 елдан бирле гүр иясе инде, шуннан бирле Хафиз абый ялгыз яши. Бүген дə əле бакчасында 10 оя умартасы бар, билгеле инде, хəзер аларны үзе карый алмый, янəшəдə генə йорт салган улы Наил бага, ə Хафиз абый аны контрольдə тотып, русча əйтмешли, “приказ” гына биреп тора. “Колхозның умарта бакчасы авылдан шактый читтə, искиткеч матур табигатьле “Төпсез күл” буенда урнашкан иде. Көне буе шунда кайнашып, өйгə йокларга гына кайта идем, умарта асрау минем өчен һөнəр генə түгел, тормыш рəвеше иде. Əллə көнозын саф һавада торгангамы, əллə инде җитмеш төрле чирдəн дəва булган бал өстəлемнəн төшмəгəнгəме шулай озак яшим, күптəн унынчы дистəне вакладым инде. Ялкау булмадым, гомерем хезмəттə үтте. Эшлəп кеше үлми, үз җаең белəн, эшнең тəмен тоеп башкару файдага гына. Əле дə җир җимертеп эшлəр идем, əмма дəрт бар, дəрман юк шул, олыгайдым инде, баш əйлəнə, аяк-кул тыңламый”, – дип моңсуланып та алды əңгəмəдəшем. Яшь вакыттагы хəтере мактанырдый булса да, еллар үзенекен иткəн, күп нəрсə онытылган инде, шуңа яңа танышым кайбер сорауларга җавап бирергə авырсынды. Шулай да ул һəр сүзен уйлап сөйли, əңгəмə барышында мəгънəле əйтемнəрен дə урынлы кыстырып куя. Элеккелəрне искə алу чал чəчле Хафиз абыйны дулкынланырга мəҗбүр итсə дə, үзенə булган игътибардан аның йөзе балкыды, килүебез өчен кат-кат рəхмəт əйтеп, ул безне озатып калды. Без дə, үз чиратыбызда, сугыш чоры баласын бəйрəмнəр белəн котлап, җылы телəклəребезне җиткердек.
Сəхифəне Кадрия ƏНДƏРҖАНОВА, Румия ХАМЗИНА, Ринат СӨННƏТОВ, Илнар САДЕКОВ әзерләделәр.
“Туган як” газетасы