2 нче Җәмигъ мәчетенең тынгысыз йөрәкле, милләт җанлы имам-хатыйбы Рәсүл хәзрәт Фаткуллов сугыш ветераннары хөрмәтенә мәҗлесләр үткәрүне күптән инде традициягә кертте. Элегрәк елларда фронтовиклар белән очрашулар шәһәребезнең төрле кафе һәм ашханәләрендә уза иде. Быел сугыш михнәтләрен үз җилкәләрендә татыган мөсел-ман кардәшләребезне мәчет күршесендәге хәләл ресторанга чакырдылар.
Мәчеттә җәмәгать белән бергә өйлә намазын укыганнан соң, кунаклар ресторанга юнәлделәр. Анда аларны хәләл ризыклардан сыгылып торган мул табын көтә иде. Рәсүл хәзрәт белән Равил хәзрәт Коръәни-Кәримнең “Ясин”, “Тәбарәк” сүрәләрен укыдылар һәм сугыш кырларында ятып калган, Җиңү шатлыгы белән өйләренә кайтып яралардан вафат булган барча әрвахларның да рухларын шатландырып дога кылдырдылар. Аннары Ульяновск өлкәсе мөфтие Илдар хаҗи Сафиуллин мөселманнарның Бөек Җиңүгә керткән өлеше турында вәгазен җиткерде. Бөек Ватан сугышында күп милләтле һәм күп динле халкыбыз җиңде, хәзер дә төрле дин кешеләре кулга-кул тотышып фашист калдыкларына каршы батырларча сугышалар, диде мөфти. Ә өлкә татар автономиясе рәисе Рамис Сафин милләттәшләребезне тыныч, имин тормышның кадерен белеп яшәргә өндәде. Тиздән җиңү белән тәмамланачак махсус хәрби операция тынычлыкны күз карасыдай саклау, якыннарыбызның, бер-беребезнең кадерен белеп яшәү кирәклеген ачык күрсәтте, диде ул. Ульяновск шәһәр Думасы депутатлары Алсу Айзатуллина белән Рамил Абитов каһәр суккан сугыш бала вакытларын урлаган буын вәкилләренә рәхмәт сүзләрен җиткерергә ашыктылар. Авырлыклар алдында баш имичә, сынауларга бирешмичә яшәвегез яшь буын өчен үрнәк булып тора, диде алар. ВДВ – һава-десант гаскәрләренең имам-хатыйбы Али хәзрәт Шамшутдинов Туган илне, Ватанны ярату иманнан килүе хакында вәгазен ирештерде һәм илебез азатлыгы хакына башларын салган мөселман кардәшләребезгә шәһитлек дәрәҗәсе насыйп итүен теләде.
Аннары хөрмәтле ветераннар үзләренең күңел хатирәләре белән бүлештеләр.
“Безнең Абдулла авылыннан 200 ир-егет фронтка китә, шуларның 100се яу кырында мәңгелеккә ятып кала. Җиңү шатлыгы белән кайтучыларның да күбесе гарип – аяксыз, кулсыз, күзсез була. Үзәкләргә үткән сугыш еллары бүгенгедәй күз алдымда. Нужадан башы чыкмаган мескен әнием сыер җигеп урманнан утын, кырдан печән ташыды. Кырлардан җыеп алган ашлыкны соңгы бөртегенә кадәр фронтка озаттылар, орлыкка дигән игенне дә заготзернога илтеп тапшыра иделәр. Алабута, балтырган ашап тамак туйдырдык, ипи кисәге ике көнгә бер тапкыр гына эләгә иде, ит турында әйтеп торасы да юк, аны бөтенләй күрмәдек”,- дип сөйләде Ульяновск өлкәсенең Почетлы гражданины Рифгать Ахмедуллов.
1937 елгы Мөбарәкҗан ага Алмакаевның да сугыш истәлек-ләре күңел түреннән ташып чыга.
“Без – авыл малайлары, кырдан кайтып кермәдек. Язын һәм көзен туңган бәрәңге җыеп йөри идек. Менә шул безне ачлыктан коткарып калды. Бердәнбер туендыручыбыз булган сыерга ашатырга азык табуы мөмкин түгел иде. Безнең авылда бик күп кеше ачлыктан шешенеп үлделәр. Үземнең дә өч яшьлек энем ачлыктан үлде. Аллаһы Тәгалә без күргән газапларны башка беркемгә дә күрсәтмәсен иде”,- диде Мөбарәкҗан ага.
Хәләл ризыклар белән тәгамләнеп, ил-көннәребезгә иминлек, тынычлык, хөрмәтле ветераннарыбызга исәнлек теләп дога кылганнан соң, “Сәдака” хәйрия фонды вәкилләре сугыш чоры балаларын бәйрәм күчтәнәчләре белән шатландырдылар.
И.ХАСИБОВ.
Чыганак: emet73.ru