tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сугыш чоры баласы
Сугыш чоры баласы

Сугыш чоры баласы

Мәләкәс районы Мөси авылында гомер кичерүче Хезмәт ветераны Исмәгыйль Хәлилулла улы Киямовны 90 яшьлек олуг юбилее уңаеннан котладык.

Исмәгыйль ага колхозлар төзелгән чорда – 1934 елда туа. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа нибары җиде яшь була. Ул тормыш арбасына бик иртә җигелеп, бөтен кыенлыкларны – ачлык һәм ялангачлыкны, авыр физик хезмәтне үз җилкәсендә татый. Язмыш сынауларына һич тә бирешмичә, бар көчен һәм тырышлыгын куеп олы тормыш юлына баса һәм җәмгыятьтә үз урынын таба. Исмәгыйль Хәлилулла улы озак еллар 1 Май исемендәге колхозда балтачы – плотник булып эшли.

Тырыш хезмәте белән хөрмәт казанган авылдашыбыз үзенең тормыш иптәше Фәвзия Шәриф кызы белән матур гына яшәп, өч ир бала тәрбияләп үстерәләр. Хәзер аларның балдан татлы алты оныклары һәм дүрт оныкчыклары да бар инде.

Хәзерге вакытта Исмәгыйль бабай кече улы Фәнис белән килене Назлыгөлнең күңел һәм җан җылысын, кадер-хөрмәтен тоеп бәхетле, тыныч картлык көннәре кичерә. Акыллы, төпле киңәшләре, безгә терәк һәм таяныч булып яшәве өчен әтиебезгә чын күңелдән рәхмәт әйтәсе килә, ди улы Фәнис.

Хезмәт ветеранына Россия Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасын тапшырдык. Эше бик тә тыгыз булса да, безне – картларны онытмый, открыткалар җибәреп тора, чын күңелдән рәхмәт аңа, ди Исмәгыйль бабай.

Хөрмәтле аксакалыбызны озак яшәүчеләр сафларына кабул иттек. Аллаһы Тәгалә аңа бәрәкәтле озын гомер, исәнлек-саулык насыйп итсен.

Мөси авылы старостасы Гөлнәфис Сәхәбетдинова

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*