tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сугыш елларында да төшенкелеккә бирешмәдек, җиңәбез дип, шатланып эшләдек
Сугыш елларында да төшенкелеккә бирешмәдек, җиңәбез дип, шатланып эшләдек

Сугыш елларында да төшенкелеккә бирешмәдек, җиңәбез дип, шатланып эшләдек

Мөфти Дамир Мөхетдинов тыл ветераны Наилә Измайловага Рәхмәт хаты тапшырды. Бу вакыйга 22 мартта Түбән Новгородта узган өлкә ифтарында булды. Наилә Салават кызы быел көз көне 94 яшен тутыра. Ул Түбән Новгород шәһәре мөселманнарының хөрмәтен казанган абыстай.

Баш мөфти, Россия Федерациясе мөселманнары диния идарәсе рәисе шәех Равил Гайнетдин имзалаган Рәхмәт хатында: «Ислам кыйммәтләрен саклау һәм тарату эшенә зур шәхси өлеш керткәне һәм мөселман өммәте тормышында актив катнашканы өчен» дип язылган.

Наилә абыстай мәдрәсәгә дини гыйлем эстәргә 66 яшендә килгән. Бу хакта ул әтисенең Коръән укыганын күреп үсеп, балачагыннан ук хыялланган була.
Ислам нигезләренә төшенгәч, һөнәри осталык арттыру курсларында укып, башкаларны өйрәтергә шәһадәтнамә алган.

Хәзер ул инде дин сабакларын укытмаса да, кардәшләребезне вәгазьләп, зирәк киңәшләрен биреп гомер итә һәм кемнәрнедер динебезгә өйрәтә алуына шөкер кыла.

Наилә абыстай Татарстанның Буа районы Черки-Килдураз авылында туган.
Бөек Ватан сугышы башланганда аңа 10 яшь тулмаган була әле. Әмма илгә сугыш афәте төшкәч, балаларга өлкәннәрнең таянычы булырга өйрәнергә туры килә. Алар да эшләгән.

«Беренче көздә үк икмәк белән беренче йөк машинасын фронтка озаткач, шундый шатландык. Егетләр, безнең колхоз беренче булып тапшырды, дип, ий сөенеп кайтты. Без шулай сугыш елларында да җиңәбез дип, шатланып эшләдек. Күңел төшенкелегенә бирешмәдек», – дип искә ала ветеран.

Наилә Измайлова кебек яшьтәге ватандашларыбыз – сугыш чоры балалары, аларга яуда катнашырга туры килмәсә дә, нәкъ менә шул буын илебезне сугыш хәрабәләреннән күтәргән, авыл хуҗалыгы, икътисад, сәнәгать тармагын аякка бастырган, үстергән һәм ниһаять безнең хәзерге мул тормыш өчен көчләрен, сәламәтлекләрен, малларын фида кылган.

Наилә абыстайлар буыны хатын-кызлары урман кискән, торф чыгарган, кул белән сыер сауган һәм завод-фабрикаларда эшләгән. Авыр булды, ди, Наилә абыстай, әмма шунда ук язмышы белән килешеп: «АллаһыТ әгалә биргән язмыштан мең-мең риза, мең-мең риза», – дип кабатлый.

Ул кечкенәдән динебезнең күркәм гадәтләрен күреп, тәрбияләнгән.

«Безнең әти дингә бик батыр кеше булды. Коръән укый иде. Ел да авыз ачтырды, корбанын чалдырды. Хәтта колхозда эшләгәндә, гаеткә бармыйсың, дип янаганда да күнмәде. Шулай бер чакырткач: «Минем урынга бер яшь кеше җибәреп торыгыз, мин гает укыйм, аны ташлый алмыйм, мин – мөселман», – дигән. Моның өчен халык арасыннан аңа аяк чалучылар да булды. Әмма ул барыбер гаеткә йөрде. Гаиләбез белән ураза тота идек. Кеше күрмәсен, яктылык урамнан күренмәсен дип сәхәр вакытында әниебез тәрәзәгә паласлар кора иде. Югыйсә, әләкләшәләр».

Динебезнең гүзәл гадәтләрендә тәрбияләнгән Наилә абыстайны хәзерге яшьләрнең гаилә корып яши алмаулары бигрәк тә борчый. Әтиләре исән була торып, балалар ятим үсә, дип уфтана ул.

«Гаилә учагын сүндермәскә – иң мөһиме шул. Егетләребез тормыштан курка, диләр. Иләһи әмиин, Аллаһы Тәгалә артын хәерле кылсын. Яшьләрнең күңелләренә йомшаклык, сабырлык биреп, тәүфыйк, миһербан, шәфкать бирсен, йә Рабби Аллам. Һәммәбезгә дә Аллаһы Тәгаләнең кушканнарын эшләп, тыйганнарыннан тыелып, белемнәр алып яшәргә насыйп булсын», – дип ихлас догасын кыла.

Чыганак: Мәскәү Диния-Нәзарәте

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*