Татарстан Республикасы Милли музее фондында татар мәдәнияте әһелләренең күпсанлы тупланмалары арасында Бөек Ватан сугышы белән бәйле экспонатлар да бар. Алар арасында иң кыйммәтле ядкярләрнең берсе – бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның китабы.
Сугыш елларында инде Тукайның үлеменә өч дистәдән артык вакыт үтеп киткән булуга карамастан, шагыйрьнең милли рух белән сугарылган иҗаты, таланты сугышчыларны җиңүгә рухландырган. Батыр татар егетләре дәһшәтле сугышның иң алгы сафында дошманга каршы көрәшкән. Нәкъ шагыйрь язганча, «без сугышта юлбарыстан көчлебез, без тынычта аттан артык эшлибез».
Аяусыз сугышта татар сугышчыларына көч-куәт биргән бу китап – Габдулла Тукай әсәрләренең беренче академик басмасы. Китапны музейга журналист һәм шагыйрь Мөхәммәт Садри бүләк иткән. Ул Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк тупчы-артиллерист булып фронтның алгы сызыгында көрәшә, яраланганнан соң, 1943 елдан «Ватан намусы өчен» газетасында хәбәрче булып хезмәт итә. Фронт газетасында аның сугышчыларны җиңүгә рухландырган дистәләрчә очерклары, патриотик шигырьләре, сатирик әсәрләре басыла.
Билгеле булганча, Г. Тукайның беренче академик басмасы сугыш елларында дөнья күрә. 1938 елда, Г. Тукайның вафатына 25 ел тулуны билгеләп үткәндә Татарстан хөкүмәте комиссиясе шагыйрьнең академик басмасын әзерләргә дигән карар чыгара. Бу эшкә яңа оештырылган Тел, әдәбият һәм тарих институты галимнәре Якуб Агишев белән Хәй Хисмәтуллин алына. Алар Тукай әсәрләрен үзгәртүләрсез, кыскартуларсыз чыгаруны максат итеп куялар. Беренче том нәшриятка 1941 елның язында тапшырыла. Шул елны басылып чыгарга тиеш булса да, сугыш башлану сәбәпле ул 1943 елны гына нәшер ителә.
Музейда саклана торган Габдулла Тукай китабы шагыйрь Мөхәммәт Садри белән күп илләрне фашистлардан азат итүдә катнаша, Берлинга кадәр барып җитә. Сугыш тынып торган араларда аны йөзләгән сугышчы укый. Фронтта туган телдә яңгыраган Тукай шигырьләре сугышчыларны авыр сугышларга, ярсулы атакаларга алып керә. Бу турыда китапның титул һәм беренче битләрендә урын алган автографлар сөйли.
Аларның күбесе Мөхәммәт Садри кулы белән язылган. «Книга Тукая во время Великой Отечественной войны в боях за освобождение Украины, Польши, Чехословакии, Венгрии, за взятие Берлина и в Австрии всегда была со мной – всегда с хлебом и сахаром, с запасами в моем вещевом мешке. В перерыве между боями ее читали сотни бойцов-земляков. Тукай, как живой агитатор, рассказывал им – молодым бойцам о тяжелой доле трудящихся при капитализме и вдохновлял их на новые подвиги за нашу светлую Советскую родину», – дигән сүзләрне шагыйрь-сугышчы 1945 елның августында Венада яза.
Беренче биттә исә «Тукай рейхстагта да булды, дошман өнендә җиңү яулап йөрде! (3 майда булдык)», – дип хәбәр итә. Китапның титул битендә түбәндәгеләрне укыйбыз: «Көнбатыш Украинадан башлап Польша, Германия, Чехословакия, Австрия, Венгрия, Румынияне үтте бу китап. Мин аны һәркайда үзем белән йөрттем. Аны Гали Хуҗиев, Риза Ишморат, Госман Бакиров, Зәйни Шаһиморатов, Салих Җамалиев, Рамазанов һәм унлаган солдатлар укыдылар. Австрия, июнь, 1946».
Өченче биттә Тукай портреты астында мондый шигъри юллар бар:
«И, Тукай, укыйм да сине
Сөйләшеп үзең белән,
Бүгенгенең матурлыгын
Мин күбрәк күрә беләм».
Бу дүртьюллыкны М. Садри Казанда 1947 елда язган.
Соңрак, 1966 елда бу Тукай китабында үзләренең автографларын дөньяда беренче хатын-кыз космонавт В. Терешкова һәм очучы-сынаучы Г. Мосолов калдыра.
Күргәнебезчә, туган телебез фронтта да горур яңгыраган, батыр татар сугышчыларын җиңүгә рухландырган. Бөек Ватан сугышында җиңүне якынайтуга алар да зур көч куяган. Җиңү көненнән соң җитмеш биш ел вакыт узса да, сугыш кичкән Тукай китабы ул дәһшәтле сугыш елларын искә төшереп һәм ул елларны онытырга хакыбыз юклыкны искәртеп тора.
Ләйсән Медведева,
Габдулла Тукай әдәби музее фәнни хезмәткәре