25 апрельдә Пильна һәм Кулебак округларында булып кайттым, анда яшәүче сугыш ветераннары Камил Таҗуризинович Таҗуризинны (Сафаҗай, ред) һәм Алексей Данилович Воронинны киләчәк изге Бөек Җиңү көне белән котладым, “Түбән Новгород өлкәсенең хөрмәтле гражданины” таныклыклары һәм билгеләре тапшырдым.
Камил Таҗуризинович 286 нчы аерым моторлаштырылган махсус билгеләнештәге батальонда хезмәттә булып, автомашина-амфибия белән идарә иткән, су киртәләренкичкән, 1 Белоруссия фронты составында Берлинга кадәрбарып җиткән. Сугыштан соң, илебез иминлеге өчен хезмәт иткән, төп игътибарын яшьләрне патриотик тәрбияләүгә биргән”, – дип яза үзенең социаль челтәрләрендәге сәхифәләрендә өлкә губернаторы Глеб Никитин (фотодаКамил Таҗуризин һәм Пильна округы башлыгы Сергей Бочканов белән).
Ул Сергей Алексеевич белән Пильнадагы җитен эшкәртү(пенькоперерабатывающий) предприятиесен дә кереп караган. Белорус партнерлары ярдәмендә аны хәзер чимал белән тәэмин итү юлын җайлау карала, өлкәнең төньяк районнарында җитештерелгән җитенне дә биредә эшкәртү планлаштырыла.
Олег ХӨСӘИНОВ
Фото губернаторның ВК сәхифәсеннән кулланылды.